Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ислам икътисад үзәге ачылачак


Казан - Быел октябрь аенда Русия ислам университеты каршында Ислам икътисады үзәге ачылачак. 116.ru интернет басмасына РИУның җитәкчесе Рәфыкъ Мөхәммәтшин белдерүенчә, мондый фәнни үзәк Русиядә әле юк. Анда Ислам күзлегеннән икътисади проблемалар һәм Ислам банк мәсьәләләре тикшереләчәк. Шулай ук киләсе елның сентябренә РИУда дөнья икътисады бүлеге дә ачылачак. Киләчәктә аерым факультет булачак бу бүлектә Ислам юнәлешендәге икътисадчыларны әзерлиячәкләр.

Билгеле булганча, быел Казанда Бөтендөнья Ислам банкы үсешенең конференциясе узган иде һәм анда Русиядә шәригать тәртипләре нигезедә эшләүче банк структураларын ачу мәсьәләсе тикшерелде.
XS
SM
MD
LG