Толстой скверында язучы һәйкәле янында бу уңайдан митинг узды. Биредә мәдәният министры Зилә Вәлиева, язучылар берлеге вәкиле Лилия Газизова чыгыш ясады. Көндез исә, республиканың милли музеенда язучының 180 еллыгына багышлап күргәзмә ачылды, аның турында фильм күрсәтелде.
Тарихтан билгеле булганча, Толстой Казанда 1841-47 елларда яшәгән һәм шушы еллар эчендә ул татарларга нык күнегә. 17 гасырда аның бабасының бабасы Чистай өязендә җир хуҗасы булган, ә 18 гасырда атасының бабасы Зөядә идарә иткән. Толстойның бабасы 1815-20 елларда Казан губернасының губернаторы булып торган. Толстойның үзен исә Казанга Пилагея исемле апасы алып килгән. 19 гасырның 40нчы елларында Толстойның яшьлек еллары Казанда үткән. Башта ул Казан университетының фәлсәфә факультетының шәрык бүлегенә укырга керә, соңрак юридик факультетка күчә. Әмма аннан язучыны куганнар.
2000 елдан исә Казанда Лев Толстойның музеен булдыру нигезендә эшләр алып барыла. Ул Япеева урамындагы 15 йортта урнашачак. Толстой Казанда булган вакытта шушы йортта яшәгән. Яңа музей 2010 елга ачылырга тиеш.