Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метро төзелә башланачакмы?


Грузиядәге низаг тәмамлангач, федераль акчаларының шактые Цхинвалны торгызырга китәчәк, ә Казан метросын төзергә акча булмавы билгеле.

Казан метросының “Җиңү проспекты” тукталышында әле бүген дә эшләр туктатылган. Гәрчә ул 30 август - республика көненә инде кулланылышка тапшырылырга тиеш булса да. Казанның меңъеллыгыннан соң 3 ел үтте, ә метроның яңа ике станциясенең әле очы-кырыена чыкканнары юк. Ә тиздән Казанда әле Универсиада да үткәрелергә тора.

Шушы көннәрдә Дәүләт шурасы утырышында республиканың 3 еллык бюджеты билгеләнергә тиеш. Биредә баштарак метрога 600 миллион сум гына каралса да, бу сан 2 миллиардка җиткерелергә тора. Шулай ук, канун нигезендә, метроның "Җиңү проспекты" тукталышы яңа елга кадәр ачылырга тиеш.

Дүшәмбе көнне премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин әлеге станция белән танышты. Премьер метрода 1 ел эчендә алып барылган эшләрдән канәгать калды һәм алга таба да хөкүмәт бу эштә ярдәм күрсәтер, диде. Әлегә метро төзелешенә акчаларның 20% - Русия, 80% Татарстан бюджетыннан алынса, киләсе елга бу акчалар уртак бүленәчәк дип ышандыра, җитәкчелек.
XS
SM
MD
LG