Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уң көчләр берлеге шикаятен кире кагу канунлы дип табылды


Русия Югары мәхкәмәсе коллегиясе Уң көчләр берлегенең узган ел парламент сайлаулары нәтиҗәләрен үзгәртү шикаятен кире кагуны канунлы дип тапты. Әлегә махкәмә моңа аңлатма бирми.

Уң көчләр берлеге вәкиле Вадим Прохоров исә партия мәхкәмә нәтиҗәсен кире шикаять итәчәген белдерде, шул исәптән Кеше хокуклары Европа мәхкамәсенә дә.

Уң көчләр берлеге фиркасе сайлалулар вакытында аларга басым яалды һәм аерым алганда канунсыз рәвештә 40 миллион тирәсендә өндәмә басма материаллары алынды, ди. 3 июль көнне Русия югары суды бу шикаятьне кире каккан иде.
XS
SM
MD
LG