Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бәйсез булырга лаеклы


Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Август аенда Грузиядәге вакыйгалар нәтиҗәсендә Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазиянең үзбилгеләнү хокукын тануы кайбер татар милләтчеләрендә дә яңа өметләр уятты.

Ул вакытта матбугатта, “Татарстанга да бәйсезлек сорарга вакыт” дигән рухтагы басмалар күренә башлады. Дөрестән дә, Русиянең бу гамәле игътибарны Татарстан, Башкортостан һәм Чечня очракларына да юнәлдерде.
Татарстан матбугатында бу тема әле дә яктыртыла. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов “Звезда Поволжья” газетасының чираттагы санында янә бәйсезлек турында сүз кузгалта. Татарстанны ул Советлар берлегендәге Балтыйк буе республикалары белән чагыштыра.
“Инде 18 ел Татарстан мөстәкыйль дәүләт була алырдай яшәеш алып бара. Шушы мөстәкыйльлекнең сәяси ресурсларыннан берсе булып президент Шәймиев үзе тора. Икътисад ягыннан караганда, Татарстан Балтыйк буе илләреннән баерак. Республикада сәяси элита бары тик бер президент – Шәймиевкә генә буйсына. Татарстан икътисад һәм сәясәт ягыннан да бәйсез дәүләт булырга лаек”, ди Рәшит Әхмәтов.
"Совет чорында Татарстан җитәкчелеге күпме генә союздаш республика булырга тырышса да, булып чыкмады. Монда халыкның битарафлыгын да искә алырга кирәк”, диелә язмада. Киләчәктә исә Татарстан мул тормышны Русия тулысынча демократик ил булганда гына кора ала. Әмма автор үзе моңа бик ышанмый.
XS
SM
MD
LG