Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бенедикт XVI Франциядә сәфәрдә


Париж - Моннан 3 ел элек роман католик чиркәвенә башлык итеп сайланган папа Бенедикт XVI беренче тапкыр Франциягә килде. Франция президенты Никола Саркози белән президент сараенда очрашачак папа, чиркәү һәм халык темасына багышланган вәгазь биргәннән соң Нотре Дам чиркәве алдында халыкны сәламнәде. 4 көн дәвам итәчәк сәфәре вакытында папа, иртәгә шулай ук ачык аланда 250 мең кеше катнашында гыйбәдәт кылачак.

Бенедикт XVI сәфәре вакытында башкалада иминлек чаралары арттырылды. Папаның зиярәте вакытында иминлекне саклау өчен 3.500дән артык полиция хезмәт итәчәк.

XS
SM
MD
LG