Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада оештыру комитеты 1 октябрьгә кадәр билгеле булачак


1 октябрьгә Казанда 2013 елны узачак Универсиаданы оештыру комитеты билгеле булачак. Русия студентлар спорт берлеге җитәкчесе Олег Матыцин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта федераль һәм республика оешмалары арасында бу хакта сөйләшүләр бара. Һәм оештыру комитеты билгеләнгәч, Халыкара студентлар спорт федерациясе белән уеннарны уздыру турында килешү имзаларга тиеш була.

1 октябрьгә инде Универсиада оештыру комитеты рәисе кандидатурасы тәкъдим ителергә тиеш.

Матыцин Татар-информга әйтүенчә, универсиадага әзерлек чаралары 2014 елда Сочида узачак Олимпия уеннары белән охшаш булачак.




XS
SM
MD
LG