Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь халык җырчысы


Популяр җырчы Фәдис Ганиевка Башкортстанның халык җырчысы исеме бирелде.

Татар җырчылары бу исемгә бик сирәк лаек була. Мәсъәлән, сәнгатькә Фәдис Ганиев белән бер елларда килгән Айдар Галимов һаман да булса атказанган булып йөри.

Фәдис Ганиев бу шатлыгы уңаеннан фикерләре белән бүлешеп, моның җаваплы булуын белдерде. Аның сүзләренчә, бу исем аннан тагы да таләпчәнрәк булырга булышлык итәчәк.
XS
SM
MD
LG