Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Төркия башлыгын кунакка чакырган


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Төркия президенты Абдулла Гүлне Татарстанга кунакка чакырган. Дүшәмбе ике президент телефон аша аралашкан.

Сөйләшү барышында Татарстан һәм Төркия арасындагы фәнни-техник һәм мәдәни элемтәләрнең ныгуы турында сүз барган. Шулай ук, биредә ике республика арасында тышкы сәүдә күләменең 1,5 миллиард долларга җитүе дә искә алынган. Шәймиев Төркия җитәкчелегенең Кавказдагы хәлләргә конструктив мөнәсәбәт күрсәтүен хуплаган. Сөйләшү барышында Татарстан президенты Абдулла Гүлне көз көне Русиягә ясалачак сәфәре вакытында Татарстанга да кунакка чакырган, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
XS
SM
MD
LG