Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көзге Казанда җәйге Универсиада


Бу көннәрдә Казанда “I Русиякүләм җәйге Универсиада 2008” ярышлары бара. Оештыручылар моны 2013 елгы Универсиадага әзерлек дип белдерә.

Без кече футбол һәм теннис уеннарын КДУның “Уникс” бинасында һәм Казан дәүләт икътисад институтының спорт залында тамаша кылдык. Командалар арасында Пекин олимпиадасында катнашкан егетләр дә бар иде. Залда спортсменнарны танып, “бу уеннар алар дәрәҗәсе түгел инде”, дип тә әйтеп куючылар булды.

Шулай да, нәкъ менә актив спортчылар ярышларны җанландырып җибәрде. Чөнки Казанның югары уку йортларының спорт сарайларында көзен болай да төрле марафоннар, ярышлар уза. Анда студентларны деканатлары аркылы
мәҗбүриләп катнаштыралар икән. Ә монда Русиянең 40-ка якын шәһәре узара көч сынаша һәм аларда бүләкләр, медальләр белән өйләренә кайту теләге зурга охшаган. Ник дисәгез, араларында үз акчаларын кызганмый килүчеләр дә бар. Оештыру моментлары турында “I Русиякүләм җәйге Универсиада 2008” ярышларының матбугат үзәге вәкиле Алмаз Гафиятов болай диде:
“Русиянең 41 шәһәреннән 84 югару уку йорты катнаша. Күбесе кунакханәләрдә торалар. Кайбер спорт төрләренә акча бүлеп бирелмәгән, шуңа үз акчаларына килүче, торучы командалар да бар. Ләкин аларның кәефләре аңа карап төшмәде, зарланмыйлар. Ә болай әлеге Универсиаданы Татарстанның яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы һәм республикадагы студентлар оешмалары үткәрә. Һава торышының яңгырлы булуы җиңел атлетика буенча ярышучыларга гына бераз кыенлык тудырды, ә болай барлык ярышлар да Казандагы ябык, спортсменнарга уңайлы спорт сарайларында үтә. Монда Русиянең һәм Татарстанның иң яхшы командалары көч сынаша”, диде ул.
Алмаз әлеге ярышларның 2013 елгы Универсиадага әзерлек булуын да әйтеп китте.
Татарстан спортчылары ярышның башында уртача уйнаганнар хәзер күпмедер алга китеш күренә башлаган. “Русия җыелма командалары арасында лидерлар рәтенә керделәр”, ди Татарстанның яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы. Казанда “I Русиякүләм җәйге Универсиада 2008” ярышлары 19 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG