Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхлакка кагылу “сары” матбугатны чикләүме?


Татарстан журналистлар берлеге әхлакый нормаларны сакларга чакырып мөрәҗәгать кабул итте. Журналистлар моны “җиңел” темаларга язучы басмаларны кысрыкларга тырышу дип кабул итте.

Татарстан журналистлар берелеге президиумы үз мөрәҗәгатендә: “Җенесләрен "бутаган" затларның ничек күңел ачулары турында сюжетлар һәм программаларны, аларның ярым шәрә фотоларын, җенси хезмәт күрсәтүләрне күздә тотучы "ял" турында белдерүләрне эфирга, газета битләренә чыгару халыкның күпчелегендә ризасызлык тудыра. Моның ише язмалар һәм телесюжетларның диндарлар өчен изге айларга (ә бит бу айлар диндарларның югары дәрәҗәдә әхлаклылыгын һәм бөтен җәмгыятьнең толерантлы мөнәсәбәтен күздә тота) туры килүе бигрәк тә аяныч” дип яза.

Татарстан журналистлары исә бу мәсьәләләр инде күптән күтәрелеп килде һәм монда яңалык юк, ди.

Римма Бикмөхәммәтова
“Русия Дәүләт Думасында, матбугатта әхлакый нормаларны саклау турында инде элек сүз булган иде. Хәзер Татарстан журналистлар берлегенең ничектер шушы проблеманы искә төшереп зурлап мөрәҗәгатьләр кабул итеп аны газеталарда бастыруы мәзәк булып тоела. Аннары ул мөрәҗәгать бик “йомшак” язылган һәм андагы сүзләр берничек тәэсир итә алмый. Әгәр дә бу мәртәбәле бер оешма булса аңа игътибар итәрләр иде. Ләкин моңарча мин бу оешманың берәр журналистны яки газета-журналны яклаганын ишеткәнем юк”, ди “Ирек мәйданы” газетасы журналисты Римма Бикмөхәммәтова.

Аның сүзләренә караганда, берничә ай элек Горпечатьнең Мәскәү карамагына күчеп, республикада милли матбугат сатылмый башлагач та Татарстан журналистлар берлеге яклап бер сүз әйтмәгән.

“Татарстан журналистлар берлеге дәүләт оешмалары белән берлектә “Бәллүр каләм” оештырудан башка бернәрсә дә эшләми. Аны журналистлар да үз итми. Чөнки әлеге оешма юк-бар язып ятучы бабайларны үз итеп бетерде. Ә алар нинди журналист булсын?! Журналистларның чын исемен, дәрәҗәсен төшерәләр. Аннары “Бәллүр каләм” бәйгесендә дә чын лаеклы кешеләргә бүләк өләшә белмәгән бу берлеккә ничек ышанырга. Журналистлар үзләре үк хаксызлык белән шөгыльләнә икән, аннан нинди хакыйкәт эзләргә була”, ди “Идел” журналы журналисты Искәндәр Сираҗи.

Татарстан журналистлар берлеге президиумы мөрәҗәгатендә: “Без танылган медиа брендларын халыкны фәхешлеккә, шикле күңел ачуларга һәм башка җәлеп итү өчен файдалануга каршы. Чөнки бу гади гражданнарның яраткан басмаларына, теле-, радиоканалларына ышанычларын югалтуга, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларының абруе төшүгә китерә” дип язылган.

Ләкин журналистлар бу мөрәҗәгатьнең төбендә башка нечкәлекләр ята дип саный.

“Бу мөрәҗәгать белән чыгып берлек газета-журналларга яздыру кампаниясе алдыннан “сары” матбугатка чикләүләр кертү кебек тоела. Гадәттә бит инде алар “җиңел” темаларга язган матбагаларга ишәрә ясыйлар. Шуңа бу әлеге матбугатны кысрыклау кебек аңлашыла”, ди Бикмөхәммәтова.

Аның әйтүенчә, Татарстан журналистлар берлеге “Яңа гасыр” телевидениесендәге эфир вакыты дөрес бүленмәгәнне исәпкә алып аларга шелтә ясаса, журналистларның хезмәт хакларын күтәрү турында кайгыртса һәм башка проблемаларны да хәл итәргә тырышса бу мөрәҗәгать бәлки башкача кабул ителер иде.

“Бу мәсьәлә белән бәлки дин әһелләре шөгыльләнергә тиештер. Аннары бу матбугаттагы әхлак мәсьәләсе күптән күтәрелеп килә. Һәм еллар узу белән Татарстан журналистлар берлегенең яңадан аны калкытып чыгаруы сәеррәк тоела”, ди “Ирек мәйданы” газетасы журналисты.

Ә менә Русия Дәүләт Думасы депутаты – коммунист Владимир Федоткин илдәге мәгълүмати-әхлакый сәясәт парламентның мәдәният комитеты утырышында каралырга тиеш дип саный. Ул Русия поездларында юлчылар әхлакый-рухи террорлыкка дучар була дип саный. Чөнки поезда куелган телевизорларда бары әдәпсез фильмнар гына күрсәтелә, музыка белән дә шундый хәл ди, депутат.
XS
SM
MD
LG