Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан президенты парламентта беренче чыгышын ясады


Исламабад – Пакстанның яңа президенты Асиф Али Зардари бүген парламентта беренче чыгышын ясады.

Ул депутатларга президентның кайбер вәкәләтләрен киметү мәсьәләсен тикшерергә тәкъдим итте. Бу уңайдан ул президентның министрларны урыныннан алу һәм парламентны тарату вәкәләтләрен телгә алды.

Зардари, халыкара террорчыларга да, экстремизмка каршы көрәш вакытында Пакстанның бәйсезлеген һәм бөтенлеген бозучыларга да, бер дәрәҗәдә түземсез булачагын белдерде.

Соңгы вакытта Исламабадта күрше Әфганстандагы американ гаскәрләре гамәлләренә, бигрәк тә чик буйларын утка тоту очракларына, ризасызлык көчәя.

XS
SM
MD
LG