Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Әфганстандагы көчләрнең мөддәтен озайта


БМО Иминлек Шурасы Әфганстандагы халыкара көчләрне анда тагын бер елга калдырырга дип тавыш бирде һәм анда гаскәрләре булган илләрне илдә арта баручы тотрыксызлыкка каршы үз көчләрен тагын да ныгытырга чакырды.

15 әгъзадан торган шураның бертавыштан хупланган карары нигезендә НАТО җитәкчелегендәге бу көчләрнең Әфганстанда тору мөддәте кимендә 2009 елның октябренә кадәр озайтыла.

Шул ук вакытта шура тыныч халык арасында корбаннарның күп булуына борчылу белдерә.

Әфган президенты Хәмит Карзаи АКШ һәм НАТО гамәлләре нәтиҗәсендә тыныч халыкның үлүе Әфган хөкүмәтенә һәм халыкара көчләргә зарар китерә дигән иде.
XS
SM
MD
LG