Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Русия күзләү очкычын бәреп төшерүен белдерә


Грузия Көньяк Осетиядән көньяктарак Грузия күгендә Русиянең читтән идарә ителүче күзләү очкычын бәреп төшерүе турында белдерә.

Эчке эшләр министрлыгы сүзчесе әйтүенчә, очкыч дүшәмбе иртән Гори шәһәре янында бәреп төшерелгән.

Сүзче якын арага очучы бу очкыч Горидан берничә чакрымдагы иминлек зонасы дип аталган җирдән, Русия хәрбиләре тарафыннан җибәрелгән диде.

Русия хәрбиләре Русия күзләү очкычы бәреп төшерелүен кире кага.
XS
SM
MD
LG