Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Казакъстанга премьер барды


Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Русия һәм Казакъстан президентлары алдында Шәймиев исеменнән чыгыш ясады.

23 сентябрьдә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең Төркиядәге ялы дәвам итә. Ул арада, Казакъстанда президент Нурсолтан Назарбаев Актүбә шәһәрендә Русия башлыгы Дмитрий Медведев һәм Казахстан белән күршедәш төбәк җитәкчеләрен кабул итә. Әлеге форум 5нче тапкыр үткәрелә.
Сәяси өлкәдә Шәймиевнең Назарбаев белән дә, Медведев белән дә дус булуы билгеле булса да, әлеге җыелышка ул премьер-министр Рөстәм Миңнехановны җибәргән. Гәрчә башка вакытларда мондый зур җыелышларга Шәймиев ялыннан чыгып булса да килә иде. “Бердәм Русия” әгъзаларының илкүләм җыелышын мисал итеп китереп була. Ул вакытта Татарстан президенты шулай ук ялда иде. Дүшәмбе эшкә чыкмагач, Казакъстанга премьер киткәч, халыкта янә республика башлыгының сәламәтлеге турында сүзләр йөри башлады. Әмма монысы башка кыйсса.
Шулай итеп, премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаев, Дмитрий Медведев һәм башка президентлар каршында чыгыш ясады. Биредә ул түбәндәге мәсьәләләргә тукталды.
“Бүгенге көндә Тарарстан белән Казакъстан арасында еллык тышкы товар әйләнеше 700 миллион булып бәяләнсә дә, безнеңчә, кайбер килешүләр төзелсә, без 2011 елга бу санны өчләтә арттыра алабыз. Казакъстан нефть табу һәм эшкәртү базарына көннән-көн ныграк керү белән, аңа Татарстандагы нефть табу технологияләре кызык булырга мөмкин. Республикада хәзер булган көчләрне яңарту эшләре бара, Татарстанда күпләп каучук, полимер, минераль ашламалар ясау алга киткән. Без Казакъстан эшмәкәрләрен,Татарстанга бергәләшеп хезмәт итәргә чакырабыз. Моннан тыш бүгенге чарада без, нанотехнологияләр өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыручы күргәзмә оештырдык”, ди Рөстәм Миңнеханов.
Казакъстандагы бу чараларда аның белән бергә премьерның беренче урынбасары Борис Павлов, икътисад министры Марат Сафиуллин, Казакъстанда Татарстанның вәкиле Илдус Тарханов катнашты.
Әлеге форум кысаларында яңа технологияләр өлкәсендәге соңгы эшләнмәләре белән таныштыру максатыннан күргәзмә үткәрелде. Биредә Русияне 16 төбәк тәкъдим итте. Алар арасында Татарстан да бар. Республика күргәзмәсе “Нанотехнологияләр – киләчәккә күпер” дип аталды. Биредә прмеьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дмитрий Медведев белән Нурсолтан Назарбаевны нефтехимия, машина һәм торак төзелеше, медицина өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырган.
Сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов “Төньяк – Көньяк” халыкара транспорт коридоры турында сүз кузгаткан. Аның фикеренчә, проектка дәүләтара дәрәҗә бирергә кирәк. Әлеге юл Көнбатыш Европаны Русия һәм Казакъстан аша, Көньяк Кытай белән бәйли. Аның озынлыгы 8200 чакрым. Бу юл товарның бер җирдән икенче урынга барып җитү вакытын 3 тапкырга кыскарачак, ди җитәкчелек.
XS
SM
MD
LG