Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык Русияне бөек держава итмәкче


Русия халкы ил җитәкчелеге алып барган тышкы сәясәтне хуплый, шул ук вакытта Кушма Штаталарга негатив мөнәсәбәт арта.

Русиянең гәмәлләре халыкара җәмәгатьчелекне борчуга сала. АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Мәскәү халыкара илләр белән араларны бозуга таба бара дип белдергән иде. Ә Британиянең “Financial Times” уздырган сораштыруы күрсәткәнчә, европалыларның күпчелеге Иран, Гыйрак һәм Төньяк Корея белән чагыштырганда да Русиядән күбрәк куркыныч яный дип саный. Ләкин русиялеләр исә моңа бер горурлык белән карый. Һәм советлар берлеге таркалганнан соң алар хәзерге идәрә Русиядә иң яхшысы дип исәпли.

“Левада” үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, Грузия низагыннан соң Русия халкының Кушма Штатларга мөнәсәбәте кискен начарайган. Халкының 67% Америкага негатив карашта булуларын әйткән. Бу беренче чиратта Грузия низагы белән бәйле. Чөнки русиялеләр Мәскәүнең Грузиягә каршы хәрби чаралар алып баруын дөрес дип саный. Хәтта ки, Русия Көньяк Осетия белән Абхазия бәйсезлеген таныганнан соң, русиялеләр арасында Косовоның үзбилгеләнүе белән килешүчеләр ике тапкырга арткан. Ягъни элек алар Кушма Штаталар һәм кайбер Европа илләрен Косовоның бәйсезлеген хуплаган өчен тәнкыйтьләсә, Русия җитәкчелегенең бер гамәле аларның фикерен бик тиз үзгәртүгә китергән. Әгәр март аенда гына Сербия тарафын якларга кирәк дигән русиялеләр 37% булса, хәзер аларның саны 25% кына калган.

Русия халкы низагъ вакытында Абхазия һәм Көньяк Осетияне яклап Русия дөнья күләмендә үз көчен күрсәтте дип горурлана. Моннан тыш халык Русия тырышса дөньяда иң дәрәҗәле ил була алачак дигән фикердә тора. Чөнки күпләр инде Көнбатыш белән мөнәсбәтләрнең бозылуы Русиянең эчке сәясәтенә берничәек тә тәэсир итмиячәк дип исәпли.

Маша Липман
“Бу Русия халкының гадәти кабул итүе. Илнең горурлыгын арттыру һәм шулай ук тормыш дәрәҗәсенең үсүе Русия җитәкчелегенең халык арасында абруен күтәрде. Һәм бу башка илләрдә дә шулай кабул ителер иде. Русия тарихында үз тормыш дәрәҗәсеннән канәгатьләр бүгенгегә караганда күбрәк булган дип әйтә алмыйм”, ди Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Маша Липман.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, Русиядә күптән түгел тәхеткә утырган президент Дмитрий Медведевка ышаныч соңгы айларда арткан. Майда әле ул 47% кына булса, хәзер инде 57% булган. Ләкин премьер-министр Путин белән чагыштырганда бу әле аз. Чөнки Путинга халыкның 75% ышаныч белдерә.

Инде бүгеннән үк халыкның күпчелеге Русияне бөек ил дип саный. Әле берничә ел элек кенә хәлләр бөтенләй үзгә булган.

“Русиягә инде аякка басарга вакыт җитте. Бу илгә үз мәнфәгатьләрен якларга кирәк. Бәлки бездә барысы да яхшы да түгелдер, начарлыклар да күптер. Әмма бу илдә яшәгәнгә ниндидер горурлык булырга тиеш”, ди бер мәскәүле.

Икенчесе дә аның белән килешә.

“Русия үзенең көчле, гадел икәнен күрсәтте. Һәм бик дөрес эшләде”, ди ул.

Русиялеләрнең ил өчен горурлагы әле берничә ел элек кенә башланды. 1990 елны сәяси хаос, икътисадның түбән дәрәҗәсеннән арыган халык Путин хакимияткә килгәннән соң, үзен тотрыклы илдә яшәгән төсле хис итә башлады. Ләкин Липман әйтүенчә, бу озакка бармаска мөмкин. Чөнки Русиянең икътисади үсеше хәзер нефть бәясенең югары булуы белән бәйле. Әгәр дә инде бу өлкәдә Русия өчен негатив үзгәрешләр була калса беренче авырлыкны халык сизәчәк.

“Хәзерге вакытта Русия халкы җитәкчелек эшенә тыкшынмый. Чөнки хөкүмәт тәэмин итә. Әмма тәэмин итә алмый башлагач инде халыкның социаль-икътисади хәле үзгәрәчәк һәм бу кешеләрнең мөнәсәбәтендә дә чагылачак”, дигән фикердә тора Маша Липман.
XS
SM
MD
LG