Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев турында имеш-мимешләрне кире кагалар


Татарстан президентының матбугат вәкиле Айрат Зарипов Миңтимер Шәймиев сәламәт, Төркиядә ялын дәвам итә дип ышандыра.

Татарстан президентының матбугат вәкиле Айрат Зарипов "Комсомольская Правда" газетына "Кайбер киңкүләм мәгълумат чараларында Татарстан президентының сәламәтлеге турында мәгънәсез имеш-мимешләр дәвам итү сәбәпле, тагын бер мәртәбә хәбәр итәргә мәҗбүрмен, республика президенты Миңтимер Шәрипович Шәймиев Төркиядә ялын дәвам итә, сәламәт," – дип белдерде.

Зарипов әйтүенчә, Шәймиев эшкә киләсе атнада чыгачак, аның ялдан кайчан кайтуы элегрәк әйтелмәгән булган һәм алар телефон аша октябрь башындагы эшләр турында сөйләшеп тора.

Русия прокуратурасының Татарстан бүлеге тикшерү комитеты тикшерү идарәсе интернетта Шәймиевнең үлеме турында ялган хәбәр тарату турындагы җинаять эше кысаларында 2 кешедән сорау алган. Бу турыда "Коммерсантъ" газеты яза.

Прокуратура вәкиле белдерүенчә, ул хәбәрне тараткан 3 кеше билгеле. Аларның берсе әле табылмаган. Калган икесенең өйләрендә тентү үткәрелеп компьютерлары кулга алынган.

Бу хәбәрне интетнетка беренче булып чыгарган Ирек Мортазинның адвокаты "Коммерсантъ"ка Мортазин әлегә бу эштә шаһит буларак катнаша дигән.
XS
SM
MD
LG