Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ баш банкиры һәм финанс министры Конгрессны ашыктыра


Кушма Штатларның үзәк банкы рәисе Бен Бернанке һәм финанс министры Һенри Полсон АКШ Конгрессын илнең финанс системасына кризистан чыгарга ярдам итү өчен 700 миллард доллар бирү карарын тиз арада расларга чакырды.

Алар АКШ сенатының Банклар комитетын финанс проблемаларының дәвам итүенә юл кую АКШ икътисады өчен коточкыч нәтиҗәләргә китерәчәк дип кисәтте.
XS
SM
MD
LG