Русия президенты Дмитрий Медведев үз вазифаларына керешкәч тә, илдә ришвәтчелек белән көрәшне арттырырга кирәк, дигән иде. Президент булгач, бу максаттан ул шура да төзеде. Шушы көннәрдә әлеге шура хезмәтенең беренче нәтиҗәләре күренә башлады. Русиянең җәмәгатьчелек фикерен тикшерү фонды ришвәтчелек киң таралган шәһәрләр исемлеген булдырды. Беренче урында Мәскәү тора. Биредә 56% эшкуар ришвәт түлибез дигән. Татарстан исә бу мәсьәләдә Мәскәүдән әлләни калышмый. 41% ришвәт бирүче белән ул бу исемлектә икенче урында тора. Аннын соң исемлектә Ставрополь ягы, Петербур, Мәскәү өлкәсе тора.
Бер яктаң карасаң, илдә ришвәтчелек белән көрәш башлангач, Татарстанда да бу өлкәдә эш кузгалды. Республикада президент каршындагы ришвәтчелек белән көрәшүче шура төзелде. Югары уку йортларында галимнәр, табиблар арасында юк-бар ришвәт алган өчен кемнәрнедер җаваплылыкка да тарта башладылар.
Күп очракта республиканың эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, журналистларны җыеп, бу вак кына эшләр турында күпертеп сөйләргә ярата. Баксаң, республикадагы ришвәтчелек, әлеге дә баягы я укытучыларга, я тәрбиячеләргә кайтып кала. Эшмәкәрләр тирәсендә булган зур акча алулар сирәк искә алына. Кем әйтмешли, эшләгән кешенең һәрвакыт хатасы табыла, эшләмәгәннеке юк. Ришвәтчелек белән көрәшә башлагач, Татарстан да бу өлкәдә чемпион булды.
Баксаң, шул ук Башкортстанда президент Мортаза Рәхимовның республикада феодаль сыйфатында хакимлек итүе, аның улы Урал Рәхимовның Башкортстан ягулык-энергетика тармагын тулысынча үз кулына алуы, нефть тармагындагы кайбер җитәкчеләрнең үтертелүе һәм башка ямьсез күренешләр хакында сүз йөри. Әмма бу республикада исә, ришвәтчелек белән тәртип һәм ул моның ише исемлекләргә керми.
Җәмәгатьчелек фикерен тикшерү үзәге мәгъүматларына караганда, Русиядә яшәүче кешеләрнең өчтән бере ришвәт түли. Барлыгы исә бу сораштыруда 68 төбәктән 34 мең кеше катнашкан. Әмма бу сораштырулар нинди генә зур күләмдә үткәрелмәсен, Татарстанда әлеге өлкәдә шөгыльләнүчеләр, бу мәгълүмат объектив булмаска мөмкин, ди. Чөнки биредә халыкның бер өлеше генә җавап бирә. Чынлыкта исә, ришвәтчелеккә каршы көрәш башлаган республикада, мондый очракларның булмавы мөмкин түгел. Шуңа күрә Татарстанның ришвәтчелек чемпионы булуны, кайгыдан бигрәк, бәлки шатлык буларак та кабул итәргә кирәктер, ди алар.