Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау турында сүзләр башланды


Чаллыда чыгучы “Ревизор” газеты якын арада депутатларның хисап компаниясе башлануын хәбәр итә.

Ул моны Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның депутатларга сайлаучылар алдында хисап тоту зарурлыгы турында күптән түгел ясаган белдерүе белән нигезли. Бу уңайдан Чаллыдан сайланган депутатлар кыен хәлдә калачак, чөнки сайлаучыларга үз эшчәнлекләре хакында мәгьлүматлар бирмәде, диярлек, ди “Ревизор”. “Бердәм Русия”дән сайланган депутат Алмаз Шәриповны Чаллыдагы мәгълүмат кырыннан югалды, дип саный басма.

Эшмәкәр депутатлар – “Единоросс”лар Михаил Кулиш, Валерий Емельянов да үзләренең сайлау алды вәгьдәләрен оныткан, ди язма авторлары. Әлбәттә, тәнкыйтьнең зур өлеше “КамАЗ” генералы, шулай ук Татарстан депутаты Сергей Когогин өлешенә туры килә.

“Когогин үзенең депутатлык һәм генераль директор булып эшләгән вакытында “КамАЗ”ның икътисади уңышлары белән генә дан казанмады. Баш күтәргән, ачка тилмергән эшчеләрне бастыру белән танылды.

5 ел эчендә ул көлбикәдән патша кызына әйләнде. Когогин элек ялланып эшләүче дәүләт хезмәткәре булса, хәзер “КамАЗ”ны үзенеке итеп олигархка әйләнде. “Финанс” журналы аның байлыгын 3,7 миллиард сум итеп күрсәтә. Бу күрсәткеч белән Когогин Шәймиев малайларын да узып китте. Бу сумма 2007 елда “КамАЗ” тулаем алган керем күрсәткеченнән дә югары. Бу акчаны кайдан алып, ничек олигарх булган ул? Без, ышанычлы рәвештә, шушы вакыт эчендә бу акчалар автогиганттан чыгарылган дип саныйбыз. Шуннан соң да “КамАЗ” җитәкчеләре эшчеләрне җитештерүчән эшләмәүдә гаепли”, диләр журналистлар Еретнов һәм Сәйфетдинов.

“Чаллы Икмәге” комбинаты директоры Рафаэль Юнысов икмәк бәясен күтәреп, “ТрансТехСервис” фирмасы директоры Вячеслав Зубарев чит ил машиналары сатып акча эшли. Алар да депутат. Ни өчен Татарстан парламентында “КамАЗ”дагы баш күтәрүләр тикшерелмәде, дигән сорау куела газетада һәм җавабы да бирелә: “Чөнки дәүләт шурасында дәрәҗәле бизнесмен Когогин белән аның шикелле дәрәҗәле башка бизнесменнар утыра. Безнең депутатлар Шурада үзләренең бизнес мәнфәгатьләрен генә яклап, хәкимият белән ачуланышасылары килми”, диелә газетада.

“Буш хисап” дип аталган бу язмада депутатларның нәтиҗәле эшләмәүләрен хәйрия чаралары белән капларга омтылуы да бәян ителә. КамАЗ, мәсәлән, быелгы уку елы башында ярлы гаиләләргә 45 мең сумлык мәктәп букчалары алып биргән икән.

Газета фикеренчә, быел беренче сыйныф укучысын мәктәпкә әзерләү уртача 10 мең сумга төшкән. Ярдәм 4-5 гаиләлек кенә булган. Бу хәйрия эшендә каршы түгел, ләкин ул системалы булырга, халыкны социаль бүленүгә, көнләшүгә китерергә тиеш түгел. Депутатлар андый гамәл белән алдагы сайлауларга үзләренә юл ачарга тырышмасыннар. Гомуми социаль гаделлек турында уйласалар, мәктәп букчалары бүләк итүнең кирәге дә калмас иде, дигән мәгьнә салынган “Ревизор” газетасы язмасында.

“Азатлык” хәбәрчесе мәкаләдә телгә алынган депутатларның кайберләренә мөрәҗәгать итеп, язмага карата аңлатма сораган иде. Әмма әлегә “КамАЗ”дан гына җавап алынды. Ширкәтнең мәгьлүмәт сәясәте департаменты җитәкчесе Владимир Самойлов: “Без пычракка аңлатма бирмибез”, диде.

XS
SM
MD
LG