Татарстан хөкүмәте башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Русия” фиркасының төбәкләрдәге башлыклары белән булган очрашу вакытында Русиянең ике зур спорт чарасын: Олимпиада һәм Универсиаданы көтүе турында әйтте. Мөхәммәтшин сүзләренчә, Республикада Универсиадага әзерлек эшләре башланган. Җитәкчелек зур җаваплылык йөкләнүен аңлап, аптырашта да калган.
Путин сүзләренчә, Казан Универсиаданы үткәрергә теләк белдергәндә республика җитәкчелеге бу чараны федераль ярдәмнән тыш та башкарып чыгарбыз дип белдергән. “Кайчан да булса федераль бюджеттан да ярдәм соравы куелачагын белдем һәм без моңа әзер”,- диде Путин. Ул Казан Универсиадасының 2014-нче елда булачак Олимпиадага генераль репетиция икәнлеген танып, аның үзенчәлекле башка чара- җәйге спорт уеннары икәнлегенә дә басым ясады.