Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта нәмзәтләрнең кара-каршы бәхәсе үтте


АКШның Миссисипи штатында,президентлыкка ике нәмзәт Барак Обама һәм Джон Маккейн арасында дебатлар кысаларында беренче очрашу үтте. Бәхәснең төп темасы - АКШның тышкы сәясәте булды.
АКШның Гыйратагы сугыш мәсьәләсенә нәмзәтләрнең фикерләре нык аерыла булып чыкты. Республиканнар нәмзәте Маккейн : «Безнең стратегия уңышлы иде, без җиңеп барабыз, без өйгә җиңү һәм дан белән кайтыйрбыз», - дип белдергән.

Демократлар нәмзәте Обама: «Минемчә, безгә моннан өйрәнеп калырга кирәк, без һич шикләнүсез хәрби көчне кулланырга тиеш һәм мин президент булгач, американ халкының иминлеген тәэмин итү өчен аны кулланырмын. Әмма безгә көчне акыллы итеп кулланырга кирәк, Гыйракта без моны төптән уйламыйча эшләдек»,- дип җавап биргән.

Ике нәмзәт тә Русиянең Грузиядәге гамәлләрен гаепләп чыкты. 4 нояберьдә буласы сайлауларга кадәр, нәмзәтләр, тагын 2 тапкыр очрашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG