Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ураза бәйрәменә Уфа түрәләре "бүләге"


Уфаның Менделеев исемендәге базарыннан ризыкланучы халык, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, Ураза бәйрәменә Уфа түрәләренә рәнҗеп керә.

Очраклымы, түгелме, әмма, нәкъ бәйрәм алдыннан хәлләре чамалы булганнарны хезмәтләндерә торган бу базарны ябарга дип милиция хезмәткәрләре килде. Ачулары чыккан 500-ләп кеше, моңа җавап рәвешендә Уфадагы иң зур булган өч урамның берсендә - Менделеев урамындагы автомобиль хәрәкәтен туктаттылар.

Уфа вакыты белән 11 сәгатьтә башланган бу ризасызлык чарасында, базардагы сатучылардан тыш пенсионерлар һәм, хәтта, студентлар да катнашты. Шушы базарда эшләп тамагын туйдыручы бер башкорт хатыны ачыргаланып: “Минем ике балам бар, бөтен акча кергән эш урыным шушында, базарны япсалар нишлим инде”, дип сыкранды. Башкортчадан татарчага күчеп бер әбинең: “Моны япкач кая барып сөт сатып алам инде, бөтен пенсиям ике мең ярым гына бит”, дип базар ихатасында елап торганлыгы турында сөйләде.



Бу чарада катнашучылар: “Безне кешегә санамыйлар, безгә бит, Башкортстан президенты Рәхимовка китергән кебек, ризыкны өебезгә китереп бирмиләр, пенсиябез аз, һәр тиен исәптә”, дип аз санлы журналистларга зарландылар.

Ризасызлык чарасында катнашучылар баштан ук, кала хакимиятеннән вәкил килмичә таралмыйбыз, юлны ачмыйбыз дип белдерсәләр дә, озак вакыт милиция хезмәткәрләреннән башка бер рәсми хакимият вәкиле дә күренмәде. Фәкать ике сәгать чамасы вакыт үткәч кенә кала хакимиятеннән Галиуллин дигән түрә килеп чыкты һәм базар хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирергә әзер икәнлеген белдерде. Шуннан соң кешеләр юлны ачтылар. Ә менә базарны, дөресрәге анда эшләүчеләрне нәрсә көтә - әлегә билгесез.

XS
SM
MD
LG