Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатир сатам. Кем ала?


Соңгы вакытта Татарстанда торак кризисы күзәтелә. Казан халкының фатир алырга акчасы юк.

Яңа ел якынаю белән халыкта, дефолт, акча үзгәрә икән дигән сүзләрнең йөрүе гадәткә кереп бара инде. Хәзер дә Казан халкы җыйган акчаларын кая куярга белми. Өйдә тоту куркыныч, финанс дөньясындагы соңгы вакыйгаларны искә алганда, банкка салу да шикләндерә.

Озак вакыт кешеләр үз акчаларын күчемсез милек буларак саклады. Белгечләр фикеренчә, бу ысул иң отышлы иде. Кем әйтмешли, фатирның ярты бәясен җыйсаң, калганын ипотека алып, бер бүлмәлене карарга була. Әмма соңгы айларда Татарстанның торак базары кризис кичерә, фатирлар сатып алынмый. Шунлыктан, миллионлаган бурычка кергән торак төзүче ширкәтләр, республика җитәкчелеге дә чаң кага.

Бу көннәрдә Казан ярминкәсендә узган “Күчемсез милек: чынбарлык һәм киләчәк” дигән конференциядә әлеге проблема тагын да тәфсилләбрәк тикшерелде.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко торак кризисының нәтиҗәләрен болай күрә.

“Беренчедән, торак кешегә яшәр өчен кирәк. Икенче яктан, күпләр аны акча саклау чарасы итеп күрә. Шуңа күрә берара фатирлар тирәсендә шау-шу булып алды. Ул вакытта акча эшләү максатыннан, күп кенә инвесторлар бу өлкәгә зур гына кертемнәр ясады. Әмма алар товарга сорауның билгеле бер вакытлы булуын, берәр кайчан аның кимиячәген истә тотмаган. Русиядә торак базарын АКШ белән чагыштырып була. Анда банклар халыкка акчаны таратты, хәзер җыеп ала алмый. Бездә исә киресенчә, төзүче ширкәтләр барлык акчаларын төзелешкә кертте, хәзер банк тәкъдим иткән процентлар югары, халыкта акча таба алмый. Димәк төзүче ширкәтләрнең хәле бик үк яхшы түгел”, ди Вадим Хоменко.

Казанның “Муниципаль торак программалары идарәсе” башлыгы Альберт Зиннуров, киләсе елдан башкала кайбер төзелеш проектларының ябылуын фаразлый, чөнки Казанда торак төзү табыш китермиячәк, ди ул.

Казанның риэлторлар җәмгыяте башлыгы Валерия Әбсәләмаова фикеренчә, торак крисизы, акцияләр базарының түбәнгә тәгәрәвенә дә бәйле. Чөнки бу кризистан банклар нык зыян күрде. Шуңа күрә алар ипотека процентларын төшерү урынына, киресенчә күтәрергә мәҗбүр. Ел ахырына ул 16%ка кадәр менергә мөмкин.

Банкирлар исә, әлеге хәлдән чыгу өчен республикада торак төзелешен финансларга ярдәм итә торган фонд төзергә кирәк, ди. Аны булдыру өчен 5 миллиард сум акча кирәк. Бу акчаларны эшкуарлар беренче чиратта республика хөкүмәтеннән сорый. Әмма премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, узган җыелышларның берсендә, “Хөкүмәт бюджетында әлеге фондны төзергә акча юк, булган очракта да, без мондый шикле проектка зур акчалар кертергә әзер түгел”, дип белдерде:

Торак мәсьәләсен түрәләр үзенчә хәл итеп маташканда, халык исә, акчасы булган очрак та да фатир алырга курка инде хәзер. Ә бәлки бәяләр төшер. Бу очракта күп кенә акчалар җилгә оча. Акчаны банкларда саклап кешеләр шулай ук коры калудан курка. Чөнки, Русия җитәкчелеге тарафыннан, шушы көннәрдә, башка еллар белән чагыштырганда, киләсе елда илдә инфляция күпкә югарырак булачак дип игълан ителде.

Икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко акчаны ничек сакларга дигәнгә болай җавап бирде.

“Белгечләр сүзенә карасаң, алга таба торак базарында бәяләрнең тотрыклануы күзәтеләчәк. Монда фатир бәяләренең төшүе турында сүз бармый, алар үсмиячәк. Фатир бит ул азык-төлек түгел, аны сатучыларга, товарым бозыла, дип борчыласы юк. Алар айлар, еллар буе көтә ала. Торгынлык чоры тәмамлангач, барыбер аларның бәяләре югарыга менәчәк. Кайберәүләр, фатир алудан бигрәк, акчаларына акция ала, чөнки хәзер аларның бәясе нык төшкән. Һәм кешеләр барыбер дә, аларның менүенә ышана. Икенче яктан, әлеге акцияләрнең бәяләре төшеп, бу ширкәтләрнең банкротлыкка чыгуы мөмкин. Шуңа күрә иң отышлысы бүгенге көндә фатир алу”, ди Вадим Хоменко.

XS
SM
MD
LG