Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австриядә үтә уңчы партияләргә яклау арта


Австриядә, вакытыннан элек уздырылган парламент сайлавында социал-демократлар җиңеп чыкса да, нәтиҗәләр үтә уңчы партияләргә булган яклаунын арта баруын күрсәтә.

Эчке эшләр министры Мария Фэктер, кичә узган парламент сайлавында, социал демократ партиясенең 29.71 % тавыш җыюын коалициядәге үтә уңчы Халык партиясенең исә, 25.61 % тавыш алуын ачыклады.

2006 елгы сайлау нәтиҗәләре белән чагыштырган да узган сайлауда 35кә 36 % тавыш белән башка-баш барган коалиция партияләре, көткән нәтиҗәләрне таба алмды, киресенчә яклаучылар саны быел кимегән.

Социал-демократлар күпчелек тавышны алса да, бу сан хөкүмәт төзү өчен җитме. Шуның өчен башка партияләр белән коалиция төзергә тиеш булачак. Ләкин бу юлы яңа коалиция төзелерме, монысы зур сорау. Чөнки социял демократ партиясе башлыгы сайлауда якынча 28 % тавыш җыйган Иреклек һәм Австрия киләчеге альянсы партияләре белән уртак хөкүмәт төзүдән баш тарта.

Икенче яктан, элекке коалициядәге халык партиясе башлыгының бу сайлауда көтелгән нәтиҗәләрне таба алмаган өчен, вазифасыннан чигенәчәге хакында сүзләр йөри. 2006 елдагы сайлаүдан соң хөкүмәтне төзү эше 6 айга сузылган иде.

Июльгә кадәр Социал-демократлар белән Халык партиясе зур коалицияне тәшкил итте. 18 ай буена дәвам иткән коалиция июль аенда таркагач, парламент вакытыннан алда сайлауларга китәргә мәҗбүр булды.

Якшәмбе көнне кичкә таба рәсми булмаган мәгълүматлар ачыклана башлауга, социял демократлар партиясенең башлыгы Бернер Файер, ясаган чыгышында уңчыларга каршы сулчылар белән коалиция төзү омтылышының – таркалган хөкүмәтнең абруен яңадан күтәрергә ярдәм итәчәк дип белдерде.

Сәясәт белгечләре бу сайлауда чыңлыкта уңчы партияләрнең җиңүен ассызыклый. Бу ике партиянең җыйган уртак тавышлары, якынча социал-демократ партиясе җыйган тавышка тиң.

Үтә уңчы Иреклек партиясенең башлыгы Һэйнц-Кристиян Страхе, социал-демократ партиясе, парламенттан көткән яклауны табалмыйча, коалиция төзе алмаса, хөкүмәтнең башына килергә каршы булмыячагын әйтеп, бу сайлауда нәтиҗәдә иреклек партиясенең җиңүен игълан итте:

"Без көткән нәтиҗәдән дә күбрәк тавышка ирештек. 15-18 % тавыш җыябыз дип өметләнгәндә тавышлар 20 %тән артып китте. Бу һичшиксез, зур үсеш һәм безнең Австрия парламентында 3 зур урынны алуыбызны күрсәтә"

Уңчыларның, көтелмәгәндә, яңадан җанлана башлавына белгечләр төрле фаразлар йөртә. Кайсыбер белгечләр моның сәбәбен, Европа Берлегенә һәм иммигрантларга каршы мөнәсәбәтләрнең үзгәрүе һәм үзәк партияләргә каршы арткан ризасызлык белән аңлата.

Сайлауның рәсми нәтиҗәләре 6 октяберьдә игълан ителәчәк.

Әлеге сайлауда Европа Берлегендә беренче булып 16-17 яшендәге сайлаучылар да катнашты. Тавыш бирергә хокукы булган 6 миллион 300 мең кешедән 4 миллион ярымы сайлауда катнашты.
XS
SM
MD
LG