АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Роберт Вуд, Вашингтонда Беларустагы парламент сайлауларына карата АКШның рәсми карашын белдерде.
“Без Беларустагы сайлаулар халыкара стандарлардан ерак булды дип саныйбыз, әмма Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы белдерүен исәпкә алып, без моның башлангыч кына икәнен аңлыйбыз. Без Беларус хакимияте белән эшләргә телибез һәм моның юлларын эзлиячәкбез”, – дип белдерде ул.
Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы Беларустагы парламент сайлаулары халыкара стандартларга туры килмәде, дип белдергән иде. Оешманың белдерүндә тавыш бирү яхшы үткәрелде, әмма җитди канун бозулар да теркәлде, дип әйтелә. Аерым алганда күзәтүчеләр бөтен сайлау урыннарының өчтән бер өлешенә кертелмәгән, кайбер урыннарда сайлау нәтиҗәләрен бозып күрсәтү очраклары булган. Элегрәк, Беларус хакимиятләре Вәкилләр Пулатына оппозициядән бер нәмзәтнең дә сайлана алмавы хакында белдергән иде.