Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 95 фатирга 5 сатып алучы


Узган ел исә бу күрсәткеч 85 фатирга 15 алучы булган. Белгечләр торак кризисының сәбәбен, халыкның акчасы юклыгында күрә.

Шушы көннәрдә МИАН аналитик үзәге Казандагы торак кризисын тикшерде. Белгечләр сүзләренчә, бүгенге көндә Казанда сатылырга тиешле 15-16 мең объект бар. Аның 70% икенчел фатирлар. Торак базарының 85 % уртак керемле гаиләләргә юнәлдерелгән.

Торак кризисын тикшерүчеләр, быел 95 фатирга, биш сатып алучы туры килә, ди. Узган ел исә бу күрсәткеч 85 фатирга 15 алучы булган. “Мегалит” ширкәте риэлторы Лилия Хәмитова сүзләренчә, халыкның акчасы юк.

Фатирны күп очракта я ипотекага яшь гаиләләр, я балаларына дип бай нефтяниклар сатып ала, ди ул. Шуңа күрә уку елы башланыр алдыннан фатир алу очрагы берничә процентка үсә. Быел исә фатир бәяләре узган елдагылар белән чагыштырганда 5 %ка үскән. Гыйнвар аенда икенчел торакның 1 квадрат метр бәясе 40 мең сум булса, август аена ул 44 меңгә якыная.

Менә инде бер ел тирәсе фатир алырга теләүчеләр аз булса да, аларның бәяләре төшми. Әмма күчемсез милек ширкәте белгечләре якын арада бераз бәя төшү күзәтелергә мөмкин, ди. Бүгенге көндә исә Казанда фатир сатучыларның барлык өметләре Вахитов, Яңа Савин һәм Иделбуе районнарына юнәлгән. Чөнки әлегә бу районнардагы “хрущевка” һәм “ленинградкалар”, ягъни икенчел торак, башкаларга караганда яхшырак сатыла. Яңа йортлардагы фатирлар кыйбат булу сәбәпле аларны алучы юк. Шуңа күрә аларның бәяләре дә соңгы берничә айда гына 5% төшкән.

XS
SM
MD
LG