Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар журналистлары клубы оеша


Искәндәр Сираҗи татар журналистларын берләштерү нияте белән йөри.
Искәндәр Сираҗи татар журналистларын берләштерү нияте белән йөри.

Казанда татар журналистлары яңа оешма ясарга булды. Бу эштә Искәндәр Сираҗи башлап йөри.

Катлаулы чорда аз хезмәт хакына

Сираҗи, хәбәрдарсызлык, шәхес һәм сүз иреген кысу, социаль гаделсезлек, аз хезмәт хакы шартларында эшләүче каләм ияләренә яңа оешманың терәк булуын тели. Бу нисбәттән ул узган атнада Татар иҗтимагый үзәге бинасына фикер алышыр өчен журналистларны чакырган иде.

Кем кемгә “бил бөгә”?

Алар арасында Илфат Фәйзерамханов (“Безнең гәҗит”) кебек нәшир, Элвира Гарипова (“Кәеф ничек”) кебек баш мөхәррир кешеләр дә, ялланып эшләүче гадәти каләм ияләре дә бар иде. Гадәттә журналист халыкка гына түгел, ә баш мөхәрриргә, мөхәррир исә нәширгә “бил бөгә”. Шуңа күрә журналистлар хөкүмәткә яки зур түрәләргә сүз тидермичә генә эшләргә тырыша. Матбугат чылбырының өч буынтыгына да даими басым бар, һәрдаим куылу яки ябылу янап тора.

Шулай да төрле “катлам” матбугат ияләре 5 үктәбер көнне бер фикергә килеп яңа оешма ясарга килештеләр.

Кыерсытканда терәк кирәк

Искәндәр Сираҗи, гаделлек яклаучы каләм ияләренең шактый авыр һәм куркыныч эш башкаруын әйтеп узды. Әйтик аның, әрсез инвесторлар белән көрәшүченең, бер ел элек машинасын яндырып киткәннәр. Ул кыю журналист Рәмис Латыйповка да даими янаулар булуын әйтә. Шушы көннәрдә “Татарстан” телеканалындагы Ләйсән Ситдыйкованың эфирдан читләштерелүе дә коллегаларын борчуга салган. Сираҗи үзара теләктәшлек күрсәтеп эшләргә чакырды.

Тешне бергә-бергә күрсәтү

Шулай ук ул халык өчен мөһим булган кайбер темаларны бергәләп, килешеп яктыртырга кирәк, дип табылды. “Әйтик Русия мәгариф канунына үзгәрешләр керде. Ә без берләшеп милли мәгарифне көчле итеп яклый алмадык. Казанда татар мәктәпләре дә ябыла тора. Бу нисбәттән дә җитәрлек күләмдә теш күрсәтә алмадык”, диде Искәндәр Сираҗи.

Кысалары сыярлыкмы?

Оешма кирәк булуы шик уятмады. Тик киләчәктә бу оешма ничек итеп эшләп китәр? Аның низамнәмәсе яки кырыс калыбы, кысалары булырга тиеш түгел, дигән фикерләр яңгырады. Шулай ук ябык һәм “затлы” клуб булсын, дип әйтүчеләр дә бар.

“Татарстан” радиосыннан Нәсим Акмал, яңа рәсми булмаган берләшмәнең ТИҮ кебек ниндидер оешмага яки хәрәкәткә бәйле булуын теләмәс иде. Шулай ук ул кайбер милләтчеләрнең татар матбугатына карата булган тәнкыйтен урынсыз, дип таба. Акмал фикеренчә, асылда татартелле матбугат чыганаклары гына милли темаларны даими һәм киң яктыртып килә.

Сайлап кына алырга

Искәндәр Сираҗи клуб яки оешмага журналистларны сайлап кына алырга кирәк ди. Барысын да алсаң, ул Татарстан журналистлар берлеген кабатлар иде, дәрәҗәсе калмас, ди ул. “Әтрәк-әләм оясы булмасын иде”, дип үзара сөйләште алар. Сираҗи кабул итәрдәй дип санаган үз исемлеге белән дә таныштырды. Алар арасында Илфат Фәйзерахманов, Данил Сәфәров, Гөлнара Сабирова, Флюра Низамова, Фирдүс Гыймалетдинов, Римма Бикмөхәммәтова кебек матбугатта танылган исемнәр бар. Шулай ук яшь һәм өметле дип саналганнар да шул исемлеккә кергән: Нияз Сабирҗанов, Александр Долговлар.

Рия белән тәккәберлек нишләтә ала?

Ә Илфат Фәйзермахманов, мондый исемлекнең беркатлы яки берьяклы гына була алуын да әйтте. “Без журналистларга төгәл бәя бирә алмыйбыз. Аларга бәяне укучы гына бирә. Безгә талантсыз яки көчсез тоелганы да, халык өчен бик кадерле булуы бар”, диде. Ул яңа оешмага беренче чиратта аның эшендә катнашырга, уртак максатлар өчен җиң сызганып хезмәт итәргә теләүчеләр керсен, дип тели. Теләмәгәнен яки башкалар хакын санлый белмәүчене анда чакырудан ни файда?

Фәйзрахманов, тәкәбберлек хастасына ия "йолдызлар" белән генә тулы канлы оешма оештыра алуга шикләнә. Зур максатка ыргылучы, һавалы яки шапырынырга яратучылар иҗтимагый эштә бик тиз каршылыкка очрарга мөмкин, ди. Алар үзара тарткалаша башлар яки бер-берсенә хәйләкәр формада битарафлык күрсәтер, дип борчыла ул. Шуңа күрә ул каләм ияләрен талантына карап түгел, ә иҗтихадына һәм башкалар белән дустанә мөнәсәбәт кора алуына карап тупларга тәкъдим итте.

Амбициясез кыю итеп язып булмый, диләр

Ә Искәндәр Сираҗи үзе дә, ул исемлеккә керткән кайбер “затлы” кешеләр дә, каләм ияләрен амбицияле, риялы итеп күрергә тели. Эре максатлары журналистларны кыюрак яки кызыклырак итеп язарга этәрә, дип уйлый алар.

XS
SM
MD
LG