Accessibility links

Дөньяда кризис, Төркиядә бәйрәм


Дөньяда җитди кризис шартлары сәбәпле барлык дәүләтләр АКШ-та Конгресс нинди карар бирәчәк дип күзләрен Вашингтонга текәде, Төркия исә Рамазан бәйрәме уңаеннан 9 көн ял итә.

АКШ Конгрессы финанс министры Полсоның 700 миллиард долларлык коткару планын кире какканнан соң финанс дөньясындагы билгесезлек көчәйде. АКШ-та кабынып, дөньяның төрле илләренә дә тәэсирен күрсәтә башлаган финанс кризисына кайберәүләр “капитализмның җимерелүе” дигән бәя бирделәр. Беренче коткару планы уңышсызлыкка дучар булгач, президент Бусхның инициативасы белән икенче бер коткару планы сенатта тавышка куелды. Бу тәкъдимдә исә банкларга дәүләт гарантиясен 250 миллиард долларга үстерү күз алда тотыла. Моны йөз сенатордан 74-е яклап тавыш бирде. Инде 3 үктәбердә бу тәкъдим конгресстан үтәргә тиеш. Күбесенең депутатлык вакыты тулып, яңадан сайлану ярышына кергән бу конгресс әгъзаларының ничек тавыш бирәчәген әйтүе кыен. Күпчелек өмет белән көтә.

Төркиядә экономика исә инде үткән елдан бирле үсми, киресенчә торгынлык арта бара. Бигрәк тә текстиль индустрия. Унлаган фабриклар ябылды. Хуҗаларның кайберләре үз фабрикларын сүтеп эш хакы түбән булган Мисырга илттеләр. Асылда Төркиянең Кытай, Һиндстан, Мисыр кебек илләр белән ярышка керерлек көче калмады. Тик текстиль өлкәсендә түгел, ә индустриянең башка өлешләрендә дә шундый ук хәл. Сәүдә дефициты да үсә. Ләкин хөкүмәт киләсе елдагы муниципаль сайлауларны күз алдында тотып, илдә һәммә нәрсә алда гөл дип күрсәтергә тырыша.

Менә дөньяда җитди кризис шартлары сәбәпле барлык дәүләтләр АКШ-та Конгресс нинди карар бирәчәк дип күзләрен Вашингтонга текәде, Төркиядә Рамазан бәйрәме башланды. Хөкүмәт рәсми буларак өч көнлек бәйрәмгә 1,5 көн тагын өстәп, дәүләт чиновниклары өчен бәйрәмнең тоташ тугыз көнгә сузылуына мөмкинлек бирде. “Тилегә һәр көн бәйрәм” дигәндәй төрекләрнең хәлле өлеше Төркиядәге ял йортларына, чит илләргә ялга киттеләр. Биржада рәсми рәвештә өч көн ябык булу сәбәпле акцияләрнең торышы турында беркем дә бер нәрсә белми. Дөрес, бәйрәм ялына чыкмас борын да биржалардагы акцияләр, ягъни кыйммәтле кәгазьләрнең бәясе төшә башлаган иде.

Биржаларда бер акциянең бәясенең күтәрелүе яки төшүе, аны базарга чыгарган ширкәткә булган ышанычны үстерә яки төшерә. Ягъни акционер киләчәк көн, ай яки елларда бәясе күтәреләчәк дип ышанган акцияләрне сатып ала. Асылда бу үзенә күрә бер отыш уены. Чөнки шушы биржада акцияләр белән уйнау, банкларда акча салудан да отышлырак була. Ләкин ышаныч калмаса һәммә кеше кулындагы акцияләрне сату ягын карый һәм шушы акциянең бәясе төшә. Истанбул биржасындагы акцияләрнең 70 процент тирәсе чит ил инвесторлары кулында. Димәк биржага акча читтән кергән. Алар Төркиядә күбрәк табыш алырбыз дип килгәннәр. Хәзер инде акцияләрен сатып Төркия базарыннан кире китә башладылар. Бу да төрек экономикасына зур орым. Бу атнада табигый газның бәясе 4,5 %ка арттырылды. Моннан элек тә электрга бәяләр күтәрелгән иде. Башка бәяләр дә күтәреләчәк, инфляция көчәячәк. Бу инде фараз гына түгел.

Шулай да хөкүмәт мәсьәләгә салмак кына карый. 1-нче үктәбердә Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе ачылыр алдыннан үткәрелгән кабинет утырышыннан соң хөкүмәт сүзчесе Җәмил Чичәк: “Паника һавасы истерергә кирәк түгел, тиешле адымнар атланачак”, дип белдерде. Табигый, аның бу сүзенә хәтта сәясәтчеләр үзләре дә ышанмыйлар. Чөнки сәяси партияләрнең бәйрәмләшү очрашуында депутатларның төп темасын экономик вәзгыять тәшкил итте. Шул ук көнне президент Гүл парламенты ачу йоласында төп оппозиция партиясе җөмһүрият Халык Партиясе депутатлары аяк үрә тормадылар һәм алкышламадылар. Шулай ук бу йолага хәрбиләрдән кем дә катнашмады. Кыскасы, Төркиядә дәвам иткән сәяси киеренкелеккә экономик киеренкелек тә өстәлде.
XS
SM
MD
LG