Татарстанның Мөслим районында Нарат Асты авылы тирәсендә, нефть үткәргечкә канунсыз төстә тоташкан урында, 7,5 тонна нефть җиргә агып чыккан. 200-250 метрлык җиргә зыян килгән. Бу хакта Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте. Нефть түгелү сәбәпле, Мөслим нефть куу станциясенең эше туктатылып торган.
Хәзер нефть үткәргечнең эше торгызылган.