Прокуратура тикшерүчеләре Оренбур өлкәсенең Беляевка авыл мәктәбендәге һәлакәтнең сәбәбе начар цементта була ала, дип белдерде. Кичә шушы мәктәптә баскыч ишелеп, 5 укучы үлгән иде. Бүген иртән укыту өчен җаваплы җитәкче Марина Бородинаның асылынып үлүе турында билгеле булды. Тикшерүчеләр бу укытучының гаебе юк, дип белдерде. Аның мәктәптә барган ремонт эшләренә катнашлыгы булмаган. Тикшерү эшендә катнашу өчен Оренбурга Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин килде.