Бүген Сочида Русия һәм Украина хөкүмәте башлыклары Владимир Путин һәм Юлия Тимошенко очрашуы үтте. Сөйләшүләрнең максаты Украинада газ һәм аны тапшыру шартларын тикшерү. Юлия Тимошенко : " Безнең стратегик сөйләшүләр алып баруга, базар бәяләренә әкренләп күчү турында килешүгә килергә бөтен мөмкинлекләр һәм нигез бар. Бу үзгәрешләргә, чайкалуларга дучар булмаган мөнәсәбәтләргә нигез булыр иде, бу Европага да, Русия һәм Украинага да кирәк", диде.