Берлинда алман хөкүмәте илнең икенче иң зур кредит банкы Hypo Real Estateны коткару турында сөйләшүләр үткәрә.
Кичә банклар консорциумы берничә көн элек килешенгән 48 миллард евролык коткару планыннан кире чигенде.
Бельгия белән Люксембург Фортис банк һәм иминият төркеменең Бельгия бүлегенә сатып алучы эзли. Узган атнада бу төркемнең Һолландия бүлеге дәүләт карамагына күчерелде.
Исландиядә дә хакимиятләр илнең кәсепчелек банкларын коткару планы турында сөйләшә.
Кичә Европадагы иң зур илләрнең җитәкчеләре Парижда финанс кризисына каршы бергәләп көрәшергә килеште. Әмма коткару өчен уртак акча бүлү булмыячак диелде.