Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" нинди корал куллана?


Берничә атна элек Путинның кабул итү бүлеге ачылса, бүген "Бердәм Русия"леләр яңартылган электрон сәхифәсе белән таныштырды.

Татар җәмәгатьчелегенең кәефе начар булган вакытта, сәхифә һәм башка шундый икенчел пландагы эшләр белән шөгыльләнү тагын да зур канәгатьсезлек хисен уятмасмы, дигән сорау туа. Ни әйтсәң дә күпләр әле милли компонент, Болгар кунакханәсе, Мулланур Вахитов һәйкәле тирәсендәге хәлләрне оныта алмый. Бу мәсьәләләрдә кайберәүләр “Бердәм Русия” көчләренә дә ышаныч тотты. Чөнки үзләре сайлаган фирка бит.

Әмма, күренгәнчә, “Бердәм Русия”леләрнең әле үз мәшәкатьләре дә җитәрлек. Сәхифәне яңарту, фирканең абруен күтәрү белән шөгыльләнәсе бар, проблемалар көтеп торсын.

“Бердәм Русия”нең Татарстан бүлеге матбугат сәркәтибе белдерүенчә, узган ел белән чагыштырганда, быел фирка сәхифәсендәге язмаларның саны 4 тапкырга арткан. 2008 елның 6 аенда ул 162 мәкалә тәшкил итә.

Яңа сәхифәне тәкъдим итүчеләр зур-зур электрон экраннар куеп, мул өстәлләр әзерләсәләр дә, тантанага унлап кына журналист килгән иде. Яңа сәхифәнең үзенчәлеге турында, “Бердәм Русия”нең сәяси шураса сәркәтибе урынбасары Римма Ратникова болай диде:

“Бүгенге көндә яңа технологияләр һаман үзгәреп тора. Без сезгә яңа сәхифәне күрсәтәбез, анда кереп кунак булырсыз, үзегез дә язмалар бирерсез дип ышанып калабыз. Әмма сәхифә яңа саналса да, миндә ул инде бүгеннән үк искерә башламады микән дигән хис тудыра. Сәхифәне мактаныр өчен генә күрсәтмибез, журналистлар аны белергә тиеш, ул сезнең эшегездә ярдәм итәргә тиеш. Биредә фиркадә кем нинди эш алып бара, сәясәттәге яңалыклар белән танышып булачак. Бу сәхифә шул ук вакытта халыкка да хезмәт итәчәк. Чөнки фирка эшләрен алар да белергә тиеш. Минемчә, сәхифәдә халыкка Думадагы Татарстан депутатларының фикерләре, социаль тормыш, торак, пенсия, медицина өлкәсендәге яңалыклар кызык булыр”, ди Римма Ратникова.

Римма Ратникова фикеренчә, сәхифәнең камиллегенә кагылышлы әле күп кенә тәнкыйть булачак. “Бердәм Русия”не буш эш белән шөгыльләнүче фирка дип әйтүчеләрнең табылуына да ышана. Әмма ничек кенә булмасын, аның фикеренчә, бу фирка халык проблемаларыннан качырга түгел, ә киресенчә ярдәм күрсәтергә тырыша.

“Тәнкыйтьне төрлечә кабул итәләр. Миңа тәнкыйтегез ошады дигән кешене белмим. “Бердәм Русия” фиркасе барлык тәнкыйтьләрне конструктив кабул итәргә тырыша. Мондый күренешләр бар. Фиркане дә, анда эшләүчеләрне дә тәнкыйтьлиләр. Әмма шулай да илдә дәүләттәге сәясәтне бөтенләй кабул итмибез диюче оппозиция юк, бүгенге көндә. Сәхифәдә төрле тәкъдимнәр әйтергә мөмкин. Биредә гел безне мактау сүзләре генә булмас. Без моңа әзер. Сәхифәгә нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, без җавап табырга, ярдәм итәргә тырышырбыз”, ди Римма Ратникова.

Шулай итеп, “Бердәм Русия” фиркасе, журналистларны чәй белән сыйлап, тантана үткәреп, хәзер инде электрон сәхифә аша үзенең абруен арттырмакчы. Кызганыч, мондый чаралар үткәреп абруй арттыру, башка фиркаләрнең көченнән килми.

XS
SM
MD
LG