Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаядан соң кем?


Журналист Анна Политковскаяның үтерелүенә ике ел тулды. Аны искә алу кичәсендәндә күпләр үтерүчеләрнең һаман да җазага тартылмавына борчылу белдерде.

“Мемориал” кеше хокукларын яклау үзәгенә Политковскаяны искә алу кичәсенә килгән һәрбер кешегә журналист эшләгән “Новая газета” басмасы таратылды. Анда үтерелгән Политковская фотосы янында “Үтерүчеләр эше нигезендә мәхкамә утырышы ачык узарга тиеш” дип язылган.

“Мемориал” җитәкчесе Арсений Рагинский искә алу чарасынн бер минутлык тынлык белән башлап җибәрергә чакырды. Ул шулай ук журналистның тавышы ишеттерү нисбәтеннән, Политковскаяның Чечня турында язылган тасмасын тыңлатты. Искә алу кичәсе журналистның дуслары, хезмәттәшләре чыгышлары, хәтирәләр белән дәвам итте.

Кремльнең Чечнядагы гамәлләрен фаш итеп язган Политковская чын дәрәҗәсендә батыр журналист иде. Һәм аны үтерү алдан ук планлаштырылганы беркемдә шик уятмый.

Amnesty International халыкара ярлыкау оешмасы Русия хакимиятен үтерүчене табып җәзага тартырга чакыра һәм бары шул чакта гына Русиядә журналист һәм хокук яклаучыларны үтерүчеләр җәзасыз калмый дип ышанырга була, ди.

Үтерүче - иректә

Шактый вакыт узуга карамастан, Политковскаяны үтертүче һаман иректә. Үтерүдә катнашкан дип гаепләнгән 3 кеше кулга алынды. Ул – Мәскәүнең оештырылган җинаять белән көрәш идәрәсенең элекке хезмәткәре Сергей Хаҗикорбанов, Чечнядагы бертуган Җәбраил һәм Ибраһим Мәхмүдовлар. Төп үтерүче дип саналган Рөстәм Мәхмүдовны Русия җитәкчелеге Европага качкан дип белдерә.

Җинаять эше нигезендә тикшерү июнь аенда туктатылды, ә 2 октябрьдә Генераль прокуратура аны мәхкамәгә җибәрде.

Күптән түгел Парижда урнашкан “Чикләрне танымаучы журналистлар” халыкара оешмасында Политковскаяның улы Илья матбугат очрашуында катнашып, мәхкәмә утырышының ябык ишекләр артында узырга мөмкинлегенә борчылу белдергән иде. Ул Русия мәхкәмәсе нинди генә карар чыгарса да, бу эшне туктатырга ярамый, чөнки бу җинаять артында торучы шәхесләр иректә, диде. Моннан тыш, Политковскаяның улы Русиянең кайбер хезмәтләре алдан ук тикшерү барышына тыгылырга тырышты дип белдерде.

Политковскаядан соң Евлоев

Шул ук матубгат очрашуында Ингушетия.ру оппозиция интернет сәхифәсенең хәзерге баш мөхәррире Роза Малсагова да катнашып, 31 август көнне үтерелгән сәхифәнең җитәкчесе Мөхәммәт Евлоев турында сөйләде. Аны Ингушетиядә һава аланына төшкәч, милиция хезмәткәрләре сорау алырга дип машинага утыртып алып китә һәм берничә сәгатьтән Евлоевның атып үтерелүе мәгълүм була. Ингушетия рәсмиләре бу саксызлык аркасында килеп чыккан үлем дип белдерсә дә, күпләр моның махсус оештырылуын аңлый. Чөнки Евлоев Ингушетиядә таралган кеше уралу, ФСБ тарафыннан яшьләрнең үтерелүе, кешеләрнең югалуы турында язып җитәкчелектә үзенә карата нәфрәт уятты. Маслагова матбугат очрашуында: “Евлоевның үтерелүе ул Русия һәм Ингушетия хакимиятенең уч алуы” диде.

Куркыныч һөнәр

Сүз иреге кысыла барган Русиядә бәйсез журналист булу куркыныч һөнәргә әйләнә. Соңгы елларда гына да Политковскаяны исәпкә алмаганда, “Форбс” журналының русчасын чыгаручы Пол Хлебников 2004 елны Мәскәүдә атып үтерелде. Ул Русиядә коңгыр эшләрне фаш иткән иде.

Анардан тыш, 2003 елны Мәскәүдә “Новая газета”ның баш мөхәррир урынбасары Юрий Щекочихинны агулап үтерделәр. Щекочихин ФСБ җитәкчелегенең коррупциясе, Чечняда әсирләрне азат итү, Русия армиясе хәле турында журналист тикшерүләре уздырганы мәгълүм.

Дәүләткә караган басмалар саны артканда, бәйсез мәгълүматка Русиядә урын аз кала. Күпмедер бу өлкәдә эшләргә торышып караган журналистлар төрле киртәләргә очрый – аларны куркыту инде гадәткә әйләнде. Мисал өчен “Эхо Москвы” радиосыннан берничә тапкыр тапшыруның язмача рәвешен прокуратурага алып килүне таләп иткәннәр, имеш анда экстремистик фикерләр яңгыраган дип.

Русиядә тәнкыйть сүзен әйтү соңгы елларда кимегәннән-кими бара

“Политковская үлеменнән соң ике ел узгач та, илдәге хокук яклаучылар һәм журналистларның яшәеше Русиядә куркыныч астында кала, аеруча да Төньяк-Кавказ төбәгендә. Аларны урлыйлар, җәзалыйлар, гаиләләренә авырлык китерү белән куркыталар, мөлкәтләренә зыян салалар”, ди Amnesty International.

Чыннан да агымдагы елның 25 июлендә Ингушетиядәге хокук яклау оешмасында эшләүче Зураб Тсечоевны үз өеннән алып китәләр һәм берничә сәгатьтән соң аны төрле җәрәхәтләр белән юл чатында табып алалар. Бераз соңрак 1 август көнне Орел шәһәрендә яшәүче хокук яклаучы Дмитрий Краюхинның фатирында яңгын оештырыла. Әйтергә кирәк, Краюхинга моңа хәтле дә шактый янаулар була. Моннан тыш, Түбән Новгородта хокук яклаучы Станислав Дмитриевскиның фатир тәрәзәсенә кирпеч аталар.

Көнбатышта да онытмадылар

Сишәмбе көнне Политковскаяны Көнбатышта да искә алдылар. Кушма Штатлардан - Ноам Хомский “Дейли телеграф” газетасында Политковскаян үтерүчеләрне җәзага тартырга чакырып хат бастырды. Ике ел эчендә гаделлек булмады, диелә хатта.

Венадагы Халыкара матбугат институты да дүшәмбе көнне шундый чакрыу белән чыкты. “Безнең уйларыбыз Политковскаяның гаиләсе һәм дуслары белән. Русия җитәкчелегенең журналист үлемендә гаеплеләрне табып гаделлек урнаштыруына өметләнәбез”, диелә анда.
XS
SM
MD
LG