Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко коалиция төзү өчен өстәмә вакыт бирә


Украина президенты Виктор Ющенко илнең сәяси фиркаләренә яңа хөкүмәт коалициясе төзү өчен өстәмә вакыт бирүен игълан итте.

Бүген парламент җитәкчеләре белән очрашкан Ющенко, әгәр коалиция турында килешү булмаса, парламентны таратып яңа сайлаулар игълан итәчәген әйтте.

Премьер-министр Юлия Тимошенко Мәскәүгә йөз тотучы Регионнар фиркасенең президент вәкаләтләрен киметү тәкъдименә кушылганнан соң, узган айда Ющенко фиркасе хөкүмәт коалициясеннән чыкты һәм коалиция таркалды.

Ющенко белән Тимошенко 2004 елда Әфлисун нкыйлабын бергәләп җитәкләгән иде.
XS
SM
MD
LG