Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО башлыгы: хәрби чыгымнарны арттырырга кирәк


НАТО генераль-секретаре Яап де Һооп Схеффер НАТО әгъзалары, дөньядагы финанс кризисына карамастан, хәрби чыгымнарны арттырырга тиеш диде.

Схефферның бу сүзләре бүген Маҗарстанның Nepszabadsag газетында басылып чыкты.

НАТО илләре саклану министрлары бүген Будапештта 2 көнлек очрашуга җыелды.

Җомга тәмамланачак бу очрашуда төп игътибар Әфганстанда НАТО көчләрен ныгыту мәсьәләләренә бирелер дип көтелә.

Әфганстанда НАТО җитәкчелегендәге Халыкара иминлек ярдаме көчләрендә 50 меңнән артык хәрби бар.

Схеффер НАТО көчләре Әфганстанда тагын берничә елга калырга тиеш ди.
XS
SM
MD
LG