Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель әдәбият бүләген француз язучысы ала


Жан-Мари Гюстав ле Клезио
Жан-Мари Гюстав ле Клезио

Нобель әдәбият бүләге "дөнья ватандашы" булган француз язучысы Жан-Мари Гюстав ле Клезиога бирелә.

Швециянең Патша фәннәр академиясе ле Клезиога бу бүләкне аның маҗаралы романнары, эсселары, балалар өчен язган әсәрләре өчен бирүен белдерде.

Академия вәкиле бүләк французга һәм "дөнь ватандашына" бирелә диде.

Жан-Мари Гюстав ле Клезио 1940 елда Ницеда туган. Шул ук вакытта аның гаиләсенең Һинд океанындагы Маврикий утравына барып тоташучы тамырлары да бар.

Ле Клезионың балачагы өлешчә Нигериядә дә үткән. Ул ике телле булып, француз һәм инглиз телләрендә сөйләшеп үскән.

Соңрак ул Мексикада һәм Үзәк Америкада яшәгән.

Академия аның әсәрләрендә шул һәм башка мәдәниятьләрнең чагылышын, аларның космополит булуын искә ала.

Ле Клезионың "Сүз процессы" ("Le proces-verbal") әсәре 1963 елда ук басылган булса да беренче мәртәбә ул 1980 елда "Чүл" ("Desert") әсәре белән киң танылу ала.

Бу 1985 елдан бирле француз язучысының беренче мәртәбә Нобель әдәбият бүләген алуы.

1.4 миллион долларга якын акчалата бүләкне ле Клезио быелгы башка Нобель бүләге ияләре белән бергә 10 декабрьдә Стокһольмда алачак.
XS
SM
MD
LG