Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиянең БДБдан чыгуы Бишкәк саммитында карала


Кыргызстан тышкы эшләр министры урынбасары Әскәр Бәшимов Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең җомга көнне Бишкәктә үтәчәк саммитында Грузиянең бердәмлектән чыгу карары турында сүз барачак диде.

Оешма кагыйдәләре нигезендә, бердәмлектән чыгарга теләвен белдергән илнең мөрәҗәгате 12 ай эчендә каралырга тиеш.

Август аенда Русия белән сугыштан соң Грузия президентының Бәйсез дәүләтләр бердәмлегеннән чыгу карарын парламент та раслаган иде.
XS
SM
MD
LG