Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция тышкы эшләр министры Тифлискә килә


Франция тышкы эшләр министры Бернард Кушнер Русия хәрбиләренең Көньяк Осетия һәм Абхазия янындагы буфер зоналардан чыгарылуын раслау өчен Тифлискә килә.

Атнакич Русия Грузиядәге буфер зоналардан үз хәрбиләрен тулысынча чыгарып бетергәнлеген игълан итте.

Европа Берлеге арадашлыгында Грузия белән Русия имзалаган атышларны туктату килешүе нигезендә Мәскәү ул җирләрдән үз көчләрен бу җомгага чыгарып бетерергә тиеш иде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Андрей Нестеренко хәзер бу буфер зоналарда иминлек саклау тулысынча Европа Берлеге күзәтүчеләре кулында диде.
XS
SM
MD
LG