Accessibility links

АКШка ияреп Европа һәм Азия базарлары да төште


АКШ финанс базарларында кичә соңгы 5 елдагы иң зур югалтулардан соң бүген Европа һәм Азия базарларында да хиссәләрнең кисәк төшүе күзәтелә.

Япония финанс базары 10-лап процентка төште. Бу соңгы 20 елда бер көн эчендәге иң зур югалту.

Европа базарлары да кимендә 6-8 процентка төште. Русия финанс базарлары бүген гомумән ачылмады.

Зур җиделек илләренең финанс министрлары һәм үзәк банк рәисләре бүген бу турыда ашыгыч сөйләшүгә җыела.

АКШ президенты Джордж Буш бүген ил халкына мөрәҗәгать итеп халыкны тыныч булырга чакырды.

Буш бүгенге финанс кризисы өчен күпчелектә билгесезлек һәм кукру гаепле диде.

Буш АКШ хакимиятләре кризиска каршы тору өчен булдыра алганның барын да эшли диде.


XS
SM
MD
LG