Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Болгар" тирәсендәге гаугага башка караш


“Азатлык” радиосы Казандагы элекке “Болгар” кунакханәсе бинасын сүтү тирәсендәге хәлләрне яктыртуын дәвам итә.





Элегрәк язучы Туфан Миңнуллин чыгышы, БТК башкарма комитеты бюросы мөрәҗәгате бәян ителгән иде:

Казаннан татар рухын куып чыгару бара

Хәзер исә проблемага бераз башкачарак караш тәкъдим ителә. Үзенчәлекле фикерләре белән төзелеш ширкәте җитәкчесе, берүк вакытта журналист, милләт, әдәбият һәм туган тел язмышы турында шигырьләр, мәкаләләр авторы Хәсән Ильясов уртаклаша.

Хәсән Ильясов
Соңгы көннәрдә ниндидер билгесез дошманнар Казандагы тарихи ядкарьләрне җимереп йөри дигән хәбәрләр чыкты. Депутатлар, язучылар, милли оешмалар көн саен матбугат, радио, телевидение аша шул хакта сөйли һәм яза, мөрәҗәгатьләр кабул итә. Шул турында шигырьләр дә басыла.

Бер яктан караганда, Казанның милли йөзен саклауга җәмәгатьчелекнең күтәрелүе яхшы фал. Башкалабызның 1000 еллыгы алдыннан бик күп борынгы йортлар тузанга очканда бер сүз әйтүче табылмаган иде.

Икенче яктан баксаң, бүгенге хәл бик күңелсез һәм аяныч. Еш кына без Татарстанны, татар халкын Мәскәүдән кысалар, кирәкмәгән кануннар чыгарып, мәгарифне, мәдәниятне бетерәләр дип зарланабыз. Ә бит, үзебез бетерәбез икән лабаса татарлыкны! Татарлар үзләре милли мәктәптә укымый, туган телен өйрәнми, һәйкәлләрен үзләре җимерә дигән тәэсир кала. Читтәге беркем белән дә көрәшәсе юк, татарлар үзара көрәшә. Катлаулы хисләр уята бу вакыйгалар.

Туган телебезне, халкыбызны ярату хисе, милли тарих белән кызыксыну мине Үзбәкстаннан Казанга чакырып кайтарды. Читтән торып университетның журналистика факультетын тәмамласам да, төзелеш эшләреннән аерыла алмадым. Һәрвакыт әдәбият-сәнгать белән кызыксындым, шигырьләр, хикәяләр, милләтебез тарихы, туган телебез язмышы турында макәләләр язып торам. Соңгы 20-30 ел дәвамында Казанның бик күп йортларында төзелеш, ремонт эшләрендә катнашырга туры килде. Татарстан, Киров, Париж Коммунасы урамнары тирәсендәге иске йортларының нигез-түбәләрен, диварларын өйрәнгән чакларны хәтерлим. Иске агач йортлар моңлы һәм матур күренә. Әмма аларны яңарту бик читен. Искегә тисәң, исең китә, диләр. Таш биналарының диварлары ныклы күренсә дә, нигезләре җиргә чумган. шуңа күрә, түбәләре салынып төшкән. Тукай торган “Болгар” кунакханәсенең йөз адымга сузылган бинасын яхшы хәтерлим. Шул килеш сакларлык, тергезерлек түгел иде ул.

Әмма минем сүзем бу турыда түгел. Шушы бина, тарих белән бәйле йортлар тирәсендә чыккан шау-шулар йөрәкне чәнчи, эчне пошыра. Бу көннәрдә һәр татарның җаны телгәләнәдер. Безнең Казаныбыз яңара, яшәрә дип торганда, җанҗал, талашлар көчәя башлады. Тарихтагы үзара тарткалашлар, хурлыклы җиңелүләр искә төшә. Башкалабызны татарлыктан чистарту турында чамалап сөйләсәгез иде. Татарстан, Казан җитәкчеләре барысы да шәһәрнең, татарның дошманы микәнни?

Милли оешмалар исеменнән бөтен дөньяга Казанның яманатын тарату каһармалык түгел, хурлык. Казан шәһәре татарларының абруйлы милли оешмасы булып, татарлыкны саклау турында уйласа, бу хәл килеп чыкмас иде. Нигә моңа кадәр үзегез президиумнарда утырып, конгресслар үткәреп, Татарстанны, Казанны, милли җитәкчеләрне күкләргә чөеп мактадыгыз? Әллә Мәскәүдәге зур түрәләр Казанга килеп, сезнең жалуларны тикшерер дип уйлыйсызмы? Болай, үзегезне күрсәтү максаты белән генә сүз куерту кебегрәк килеп чыкмыймы бу?

Сез Болгар кунакхәнәсенең совет чорында ук череп-таралып утыруын белмәдегезмени? Миллиардларча акчалар бүлгәндә, зур түрәләр белән мәш килгәндә, хакимият фиркәсенә таянып өскә үрләгәндә, Казанда татарлыкның ни хәлдә икәнлеген уйладыгызмы соң?

Безнең халык җитәкчеләргә, кануннарга өметләнергә күнеккән. Депутатларның, мөхәррирләрнең кулындагы мөмкинлекләр милли биналарны, ядкарьләрне сакларга гына җитәрлек.

Президентның яки хөкүмәтнең Казаннан Тукай рухын сөреп чыгарырга кушуына ышанып булмый. Казан юбилее уңаеннан шәһәрдә кайбер борынгы йортлар югалса да, гомумән алганда, Казан яктырды, татар рухы көчәя башлады. Акча җитмәгәнгә эшләр сузыла, әлбәттә. Әмма моның уңай ягы да бар. Татар бистәләрен ашыкмыйча, уйлап яңарту кирәк. Эш бара. Мәрҗани мәчете тулысынча төзекләндерелде. Апанай мәчете хәрәбәләрдән өр-яңа мәчеткә әйләнде.

Зәңгәр мәчет манаралы булды, төзекләндерелеп ята. Бик күп яңа мәчетләр татар рухында төзелде. Татар театрлары, музейлар яңартылды. Кол Шәриф мәчетен төзергә, Кремльне яңартырга җае табылды. Кремль белән Үзәк стадион арасындагы харәбәләр, Свердлов урамы, хәзерге «Туган авыл» комплексы тирәсендәге иске йортлар никадәр котсыз иде. Бай предприятиеләр иң газиз биналарны тергезергә ярдәм итте.

Тукай яшәгән кунакханәне сатып алган “Татнефть” ширкәте дә имансыз түгелдер. Ул минем түгел, сезнең даими спонсорыгыз! Шул ук нефтьчеләр, газчылар, энергетиклар акчасына күптомлыклар бастырганда, спектакльләр, концертлар куйганда, юбилейлар үткәргәндә, яңадан-яңа фатирлар алганда, коттедж төзегәндә тарихи ядкәрләр турында онытмасагыз иде.

Сайлаулар якынлашкач, тагын депутат булырга, матур машиналарга утырып йөрергә, казна акчасын бүлергә теләвегез бик аңлашыла. Халыкның башын бутап, өстәгеләр фиркасенә тавыш бирдертүегез, соңыннан империячеләр милләтне кысрыклаганда, тыйнак кына посып торуыгызны ничек аңларга?

Соңгы көннәрдә татарлар Казанның үзендә бер-берсен хурлап, ләгънәт укып, тәмам хурлыкка калдылар. Казанның милли йөзен саклау турында талашасы урынга, башта үзегезнең йөзегезне, милләтнең йөзен саклау турында уйласагыз иде. Алдашмыйча, ялкауланмыйча, күңел күзе белән карап. Гомуми темаларга лаф органчы, әллә кайчан тузып беткән, инде хәзер сүтелгән «Болгар» кунакханәсен төп-төгәл итеп тергезергә кирәк.

Тукай һәм милләт язмышы турында борчылган затлар игътибарына - Киров (хәзер Мәскәү) урамында тагын бер Тукай торагы, элекке «Амур» кунакханәсе бар. Ул әлегә исән. Шау-шу куптарыр өчен аның да ишелүен көтмәскә иде.

“Болгар” кунакханәсе сүтелгәннән килеп туган вәзгыятьтән нинди сабак алырга, нәрсә эшләргә?
XS
SM
MD
LG