Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге: Русия буфер зоналардан китте


Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Һавиер Солана Русиянең үз көчләрен Көньяк Осетия һәм Абхазия янындагы буфер зоналардан чыгарып бетерүен раслады.

Европа Берлеге арадашлыгында Грузия белән Русия имзалаган атышларны туктату килешүе нигезендә Мәскәү ул җирләрдән үз көчләрен бу җомгага чыгарып бетерергә тиеш иде.

Солана Берлек күзәтүчеләре Русия көчләренең ул җирләрдән тулысынча чыгарылуын раслады диде.

Киләсе атнада Берлекнең тышкы эшләр министрлары Русия белән яңа стратегик хезмәттәшлек килешүе турында сөйләшүләрне яңарту мәсьәләсен карарга мөмкин.

27 әгъза илдән торган Берлек Русия Грузия белән атышларны туктату килешүе шартларын үтәгәнчегә кадәр бу сөйләшүләрне туктакан иде.
XS
SM
MD
LG