Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагада "Форум 2000" башланды


Прагада сәясәт белгечләре һәм сәясәтчеләр катнашлыгында “Форум 2000” халыкара җыен башланды. Ике көн дәвам итәчәк бу конференциядә төрле илләрдә демократиянең торышы, икътисад һәм хәзерге кризис, су һәм дин, дөньяда сүз иреге торышы, мәдәниятләр һәм демократия кебек мәсьәләләр тикшерелә. Форумда Русиянең оппозицион сәясәтчеләрнең катнашуы хакында хәбәр ителә. Алар арасында Гарри Каспаров, Михаил Касьянов, Григорий Явлинский да бар. Беларус оппозициясе җитәкчеләре дә чакырылган.
Форум кысарында “Форум 2000” җыенына нигез салган, Чехиянең элекке президенты Вацлав Хавелның бүгенге көн диссидентлары белән очрашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG