Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бурлак” яңа сезонны ача


Чаллы татар драма театры Татарстанда иң яшь иҗат колективы.

Бу елның декабрендә аңа 18 ел була. Шушы вакыт эчендә театр 70тән артык исем белән тамашаны сәхнәгә чакырды. Ел саен 4-5 яңа театр күрсәтә.Чаллы театры быелгы сезонын ачты һәм тамашачыга Мансур Гилаҗевның “Бурлак” әсәрен тәкдим итте.

Узган сезондагы эшчәнлек турында театрның әдәби бүлек җитәкчесе Рузилә Җамалиева: “Узган ел Казанга барып 7 спектакль күрсәтеп зур алкышлар алдык. Татарстан авыл-районнарыннан тыш Башкортостанның Уфа, Туймазы, Октябрь шәһәрләрендә булдык”, диде.

Театр деректоры Рашат Файзрахманов: “2009нчы елның апрелендә Төмәнгә сигез көнлек гастроль, аннан соң Уфага... Быел Кама аръягы театрларының 3нче фестивале була. Анда 12 театр катнаша. 2 тапкыр бу фестиваль Әлмәттә булды, монысы бездә. Алга табада яңа тамашага өстенлек бирербез”, дип әйтте.

XS
SM
MD
LG