Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләргә дәүләт кирәк


“Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә аерым актуаль темага төрле катлам вәкилләре бәхәсләшәләр. Бу якшәмбедәге түгәрәк өстәл - татар яшьләренең милли дәүләтчелеккә мөнәсәбәтен чагылдыра.


Һәр атнаның төп темасы була. Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелегенең, милли тарихи үзаңы югары шәхесләрнең йөрәгендә Хәтер көне. 1552 елның 2 октябрендә, хәзерге стиль белән әйткәндә 12 октябрьдә Казан ханлыгы Мәскәү патшасы Явыз Иван тарафыннан яулап алынган. Казан ханлыгы җимерелеп, шул вакыттагы Мәскәү кнәзлегенә кушылгач, хәзерге рус дәүләте формалаша башлаган.

Озак та үтми Себер, Әстерхан, Кырым ханлыклары юкка чыккан. Быелгы Хәтер көнендә дә милли җәмәгатьчелекнең вәкилләре матәм җыенында катнашты. Үткәннәрдән сабак алу, киләчәк турында уйлау көнендә татар яшьләре ни уйлый соң? Әлбәттә аларның күп өлеше тарихтан, милли сәясәттән читтә торадыр. Шулай да тарихи үзаң, милли хисе сакланган егетләр һәм кызлар да үсеп килә.

Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүе бер төркем яшьләр теләге һәм тәкъдиме белән оештырылды. Алар татарларның дүрт гасыр ярым элек җиңелеүе турында түгел, ә татар дәүләтчелеге турында үзара бәхәс алып баралар икән.

Наил Нәбиуллин, Булат Шаһиев, Саша Долгов, Айзат Шәймәрданов, Элвира Фатыйхова, Ләйсән Галиева менә шул бәхәсне “Азатлык”ның Казан студиясендә дәвам итәләр. Әңгәмәне Римзил Вәли алып барса да, төп фикерләрне яшьләр үзләре әйтеп, юнәлешне дә үзләре билгеләде.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин. Минемчә, дәүләт – ул инструмент, төрле якларга кагылучы мәдәни, сәяси, иҗтимаги, яшәү рәвешен җиңеләйтә торган инструмент. Минемчә, халык дәүләтне үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен төзегән. Татарга дәүләт кирәк. Чөнки татар дәүләте юкка чыкканнан соң, татарны кысу башланды. Башта аларны кол итеп күргәннәр, аннары христианлаштыру булды. Аннары татар мәдәниятен, татар интеллигенциясен юкка чыгару, совет чорында зыялыларбызны Себергә сөрелгән һәм үтерелгән.

Нәрсәгә безгә дәүләт кирәк? Беренчедән, ул безнең хокукларыбызны яклый. Русия дәүләте безнең хокукларны берничек тә якламый. Күреп торасыз, татар-төрек лицейларын ябып торалар, милли региональ компонентны юкка чыгара торган канун кабул ителде. Хәзер мәктәпләрдә татар теле дә ике сәгать кенә укытыла. Шунлыктан, киләчәк буыннарыбыз тарихны, телне белмиячәк. Ике-өч буыннан миллилек юкка чыгачак.

Дәүләтчелек дигәндә шулай ук сүз, казна, акча турында да сүз бара. Хәзер Татарстанның налогларының, нефтьтән килгән акчаларының 80 % Мәскәүгә китә. Бу дөрес түгел, чөнки халык бик авыр яши. Шуның аркасында татарча белүче яшьләр юкка чыга. Тел булмагач, театр да, концерт та кирәкми.

Хәзер ассимиляция бик зур темплар белән бара. Татар яшьләре татарча белми. Әлбәттә, телне белүче бер төркем яшьләр бар. Алар “Шәрык” клубына җыела. Минемчә, татар халкы юкка чыгу кырыенда. Гаяз Исхаки үзенең китабында татар халкы 200 елдан соң бетәчәк дип язган иде. Минемчә, бу дөрес түгел, болай барса, без 120-130 елдан юкка чыгачакбыз. 100 ел үтте инде. Болай барса, 25-30 елдан соң юкка чыгачакбыз.

Ә нигә урамда татар яшьләре татарча сөйләшмичә, русча аралаша? Чөнки дәүләт башларыбызга төрле-төрле надан сериалларны тутыра, төрле чаралар үткәреп, безне надан ясый. Безнең милли телевидениебыз дә юк. Минемчә, “Яңа гасыр” безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерә алмый. Чөнки бер-ике яхшы тапшыру бар, калганнары надан. Мәсәлән, миңа 19 яшь, мин креатив, миңа кызыклы тапшырулар кирәк. Ә алар юк.
Саша Долгов


Саша Долгов. Без кистеләр, елаттылар, кудылар, дип әйтергә яратабыз. Ләкин, моңа татар халкы үзе гаепле түгелме икән дип уйлаучылар бармы соң? Татар дәүләте дә халыкның таркау булганлыгыннан җимерелгән. Мәскәүгә чукынып киткән морзалар аз булган мени бездә? Явыз Иван гаскәрләренең өчтән бер өлеше мөселман татарлары булган. Нишләп алар мөселманнарга каршы кул күтәргән соң? Сораулар бихисап.

Бүгенге көнгә килик. Яңадан татар дәүләтен ничек булдырырга? Аңа кеше ничек карар? Көлеп карамасмы? Чөнки безнең милли хисләребезне бетерделәр инде. Фашистларның тәгълиматлары буенча, әгәр дә халыкның тарихын алып атсаң, өч буыннан ул сарыкка әйләнәчәк. Игътибар итик, революциядән соң безнең тарихыбызны бетерделәр. Без икенче төрле тарихны укый башладык. Мәсәлән, 6 нчы классның тарих китабында, татарлар кеше ашаучылар дип язганнар. Шуны татар баласы укый. Ул киләчәктә нәрсә уйлыячак? Өч-дүрт буыннан татар халкының юкка чыгу ихтималы зур.

Римзил Вәли. Әйбәт тарих китапларын укырга, тәрбияләнергә һәм шушы яшәгән дәүләттә телевидение, мәдәниятне үстерергә берәр нинди комачау бармы? Күргәнегез бармы тыю? Татарстанда югары уку йортлары, китапханәләр, газет-журналлар, радио бар. Финляндия татарларында болар юк, ләкин алар татарча яшиләр һәм сөйләшәләр.

Саша Долгов.
Татар халкы битараф. Аңа бүгенге көндә бернәрсә дә кирәкми, дәүләт тә кирәкми, татар теле дә, әдәбияте дә кирәкми. Чөнки безнең милли үзаңыбыз бик түбән.

Булат Шаһиев
Булат Шаһиев.
Дәүләт дигәндә, нәрсә ул дәүләт? Классик җавап бирик. Беренчедән, канун чыгару, башкарма хакимият һәм мәхкәмә. Икенчедән, территория. Өченчедән, налоглар. Дүртенчедән, гаскәр һәм милиция. Бишенчедән, түрәлек. Наил, татарларның бүгенге хәленең начарлыгы дәүләт булмаудан, дип әйтеп китте. Мин бу фикер белән килешмәс идем. Чөнки глобализация процессы бара. Бу хәлдә дәүләт халыкны коткара алмый, чөнки бу процесста бөтен нәрсә эреп бара.

Халыкның компакт яшәү рәвеше бозыла. Глобализация әкренләп дәүләтләр арасындагы чикләрнең бетүенә китерә. Кеше теләгән җирдә яши ала. Мең еллар дәүләтләре булган халыклар, мәсәлән, немецлар әкренләп бетеп бара, чөнки телләре югала. Аларның илләре башка милләтләр, мәдәниятләр белән тула, демографияләре начарая. Фәнни-техник прогресс мәдәниятне үзгәртә, бетерә. Шуңа күрә глобализация барган вакытта дәүләт тә гарант түгел. Нәрсә эшләргә дигән сорау туа. Минемчә, глобализацияне туктатырга кирәк. Макдоналдс, миринда, кока-кола кебек баналь яклардан арына башларга тиешбез.

Икенче глобализация - ул гарәп-ислам глобализациясе. Хәзер ул якын Азияда киң таралган, аның идеялары күбрәк радикаль, аның барышында халыклар югала, үз традицияләрен югалтып бара. Глобализацияга каршы торыр өчен нишли алабыз без? Русия үз ресурсларын гына кулланса, аны туктатып була. Ә Татарстан дәүләт булса, ул кечкенә дәүләт булачак. Газ аз, урман аз, чиста су бөтенләй юк. Кечкенә дәүләт берничек тә бөтендөнья икътисадыннан чикләнә алмый. Шуңа күрә глобализацияне туктатыр өчен Русия составында калып, аның официаль сәясәтен үзгәртеп, үзебезнең кулдан килгәнне эшләргә кирәк.
Элвира Фатыйхова


Эльвира Фатыйхова. Минем өчен, дәүләт - ул идарә формасы. Икенче чиратта, ул бюджет. Идарә формасы буларак караганда, татар халкы менталитеты көнчыгыш дәүләтләре халыкларының менталитеты белән охшаш. Ә анда тоталитар система. Кирәкме соң безгә мондый дәүләт дигән сорау туа. Минем тоталитар системада яшисем килми.

Булат әйтүенчә, Татарстан үз-үзен тәэмин итә алмаячак. Минемчә, ул үзен тәэмин итерлек хәлдә әле. Наил, татар теле бетә дип әйтте. Татар телен саклап калу өчен дәүләт кирәкми. Бу һәр кешенең үзеннән тора. Әйтик, КДУның татар бүлеге студентлары лифтка кергәч урысча сөйләшә икән, нинди дәүләт турында сүз булырга мөмкин? Башта татар бүлеге студентлары татарча сөйләшергә өйрәнсеннәр. Шул дәрәҗәгә җиткәч кенә дәүләт турында сөйләшергә буладыр.

Ләйсән Галиева. Син, Эльвира, татар студентлары татарча сөйләшмиләр дип әйтәсең. Ләкин алар университеттан чыккач, транспортта, өйгә кайтканда - бөтен җирдә рус телен генә ишетә.

Римзил Вәли. Мисал өчен, Ләйсән белән Булат очраштылар, ди. Сез, ике татар баласына, татарча сөйләшергә кем комачаулый. Әйтик, икегезнең берсе кибетче, ди. Татарча нигә сөйләшмисез?

Ләйсән Галиева. Чөнки товарларның исемнәрен мин рус телендә беләм, ә татарчасын белмим. Шуңа күрә мин аны русча сорыйм.

Римзил Вәли. Бер сүзне русча, башка сүзләр дә бар бит.

Ләйсән Галиева
Ләйсән Галиева. Шәхсән мин тугыз ел буе Чаллыда рус мәктәбендә укыдым. Яшермим, мин күбесенчә рус телендә уйлыйм. Әлбәттә, миңа рус телендә сөйләшү җайлырак.

Эльвира Фатыйхова. Күптән түгел без кызлар белән әйбер сатучыларның татарча белү дәрәҗәсен тикшерер өчен махсус базарга чыктык. Сатучылардан кирәк әйберне сорадык, алар барысы да татарча белә. Автобуста һәрбер кондуктор татарча белә.

Ләйсән Галиева. Син базарга баргансың, анда бит апалар сата, яшьләр түгел. Яшьләр татарча белми. Мин үзем татарча сөйләшүчеләрне ишетсәм, рәхәтлек сизәм. Әмма татарча әти-әни белән генә сөйләшәм, ә урамда миңа татар теле кирәк түгел.

Айзат Шәймәрданов. Минемчә, дәүләт ул иң элек кешенең үзаңы, икътисады, мәдәнияте, сәясәте һәм дине дә. Бәйсезлекне игълан итергә мөмкин, ләкин ни өчен кеше башта азат яшәми? Бөтен бәлә - динсезлектә. Ни өчен Рим җимерелде? Динсезлектән! Татарстанның үз дәүләте бар, ди. Динсезлек хөкүм сөрә икән, мин аның файдасы юк дип саныйм. Чөнки шул Русия кануннары, системасы калырга мөкин. Ә дин нәрсә ул? Ул Аллаһның колы булу һәм кешегә кол булмау.
Айзат Шәймәрданов


Римзил Вәли. Ишетүегезчә, бу түгәргәк өстәл сөйләшүендә һәркемнең дәүләтчелек турында үз карашы бар. 6-7 кеше үз фикерләрен әйткәннән соң, Наил Нәбиуллин һәр әңгәмәдәшкә үз җавабын, аңлатмасын бирергә теләде.

Наил Нәбиуллин. Римзил абый, сез китаплар, радио бар дип әйттегез. Яшьләр китапларны укыймы? Юк. Телевизор минем теләкләремне тәэмин итми. Авылларга барып карагыз, анда интернет бик аз. Мәктәптә бер компьютер тора. Анда я завуч, я директор утыра.

Булат дәүләт турында әйтте. Ә нәрсә ул дәүләт? Ул инструмент. Халыкның теләкләрен канәгатьләндерү инструменты. Юрист буларак шуны әйтәсем килә, Берләшкән милләтләр оешмасының халыкара документлары буенча һәр халыкның дәүләткә хокукы бар. Телне, халыкны саклар өчен күпме кануннар, актлар кабул ителде. Русия аларга кул куйды. Юридик яктан дәүләт кирәк. Минем дүртенче репликам: монда глобализация турында сүз барган иде. Булат әйтте, Русия изоляциядә яшәргә тиеш дип. Советлар союзы изоляциядә яшәде. Нәрсә булып чыкты? Таркалды.

Русиянең официаль политикасын үзгәртергә дидегез. Беләсезме, КГБ хөкүмәтне беркемгә дә бирмиячәкләр. Бернинди оппозиция юк, ул кысыла. Бюджетка килгәндә, без икътисади яктан яши алмыйбыз дип әйтәсез. Әйтеп китәм, Татарстан бюджеты Балтика илләре белән Белоруссия бюджетыннан зуррак. Татар мохите турында әйттегез. Татар мохите юк ул хәзер. ТНВда хәзер рекламалар да гел урысча. Бер тапкыр метрога кердем, ике жетон бирегез, дидем. Аңламадылар, руса әйтегез, диделәр. Ничек инде дәүләт телен аңламыйсыз дип әйттем. Мине “татарский шовинист” дип куып чыгардылар. Әгәр дәүләтебез булмаса, юкка чыгачакбыз.

Римзил Вәли. Наил Нәбиуллин сөйләшүдә катнашкан һәркемгә үз аңлатмасын биргәннән соң, дәүләтчелек турында бәхәскә нокта куелмады. Киресенчә сөйләшү тагын да кызыбрак китте. Менә шул хакта киләсе атнада әңгәмәнең икенче өлешеннән укырсыз.
XS
SM
MD
LG