Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның элекке матбугат министры Мәскәүгә күчә


Элегрәк Башкортстанда иң зур матбугат чиновнигы булган Борис Мелкоедов Русия төбәкләре үсеше министрлыгына эшкә күчә. Ул анда матбугат хезмәтен җитәклиячәк. Бу хакта Мелкоедов агентлыкларга үзе белдергән. Башкорстанда ул матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы булып эшләгән иде. Бу елның 30 июлендә ул шушы эштән алынды.
Мелкоедовның Русия төбәкләре министрлыгында матбугат хезмәтен җитәкләве турындагы карарны министр Дмитрий Козак 1нче октяберь көнне имзалаган.
Мелкоедовның эш вазыйфаларына мәгълүмат чаралары белән элемтәләр урнаштыру, министрлык эше турында хәбәрләр тарату керә.
Борис Мелкоедов 1971 елда Башкортстанның Зилаир районында, Матраево авылында туган. Башкорт Дәүләт университетын, дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. 1997-2004 елларда Президент идарәсендә эшләгән. 2004-2008 елларда хөкүмәтнең матбугат, нәшрият, полиграфия идарәсе башлыгы булган.
XS
SM
MD
LG