Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда базарчы апалар кыйналган


Әстерханда, Мәскәүдә, Казанда итне татарлар базарда да сата.
Әстерханда, Мәскәүдә, Казанда итне татарлар базарда да сата.

Авыллардан килеп гомер буе ит-сөт саткан татар апалары кыйналган. Икенче көнне алар башка милләтле фермерлар белән урам җыенында катнашкан.

Җыелышучылар - шәһәрдәге ярминкәне ябуга каршы чыгучылар. Әстерхан өлкә хөкүмәте рәисе Константин Маркелов каладагы иң зур колхоз базарының берсен ябу турында карар чыгарган булган. Шуңа сылтап сөт-ит сатучы фермерларны милиционерлар кыйнап җибәргән. Бу турыда "Коллективное действие" институты хәбәр итә.

Тик митингка чыгучылар каршына хөкүмәт кешеләре чыкмаган. Бердәнбер чыгучы Әстерханнан Русия думасына сайланган Олег Шеин булган. Ул өлкә губернаторы Александр Жилкин белән катлаулы сөйләшүләр башланды, дигән.

Бу ялларда исә ярминкә ябылып кую сәбәпле, авыллардан китерелгән тазә ит түшкәләре бозылырга, сөтләре ачырга, яшелчәләре кире кайтып китәргә мәҗбүр булган. Кайбер фермерлар бер көндә 10-15 мең сум чамасы малын югалткан. Ачулары чыккан сатучылар урамны каплап алган булган. Милиционерлар ун кешене тоткарлаган.

Шул ук вакытта Әстерхан янындагы татар, урыс авылларында яшәүчеләргә алдан ук ярминкәнең ябылуы турында белгертмәгәннәр. Өлкә думасы депутаты Александр Каманин да базарны ябу турындагы карарның узган атнада чыкмавын әйтеп узган. Ул ябу эшен ашыгып, ял көннәрендә генә хәл иткәннәр, дип саный.

Шәһәрдәге Раштуа урамында исә яңа базар ачылган. "Ябып куюлары, шул яңа сәүдә ноктасын аякка бастыру өчендер”, дип белдергән Каманин. Ул хакимият, кече эшмәкәрләрене яклыйсы урынга, аларны кыса дип белдергән.

Ә Русия депутаты Олег Шеин исә Мәскәүдән килгән эре сәүдә челтәрләрен шәһәргә кертү өчен базарлар ябыла, дип белдергән. Хәзер сөт яки итне крестьяннардан саттыртканчы, Украина белән Белорусиядән, Польшадан арзанга килгәнен саттырту уңайлырак икән.

XS
SM
MD
LG