Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Грузия сөйләшүләр башлады


Русия һәм Грузия соңгы хәрби низагтан соң беренче тапкыр ике яклы сөйләшүләр башлады. Ике ил вәкилчелеге очрашуы Женевада, ябык ишекләр артында үтә.

Сөйләшүләрдә, арадашчылар сыйфатында, БМО, Европа Берлеге һәм Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы вәкилләре дә катнаша. БМО вәкилләре сөйләшүләрнең катлаулы булачагын белдерде.

Журналистларга вәкилчелекләрне фотога да төшерергә рөхсәт ителмәгән.

Бу сөйләшүләрдә Абзазия һәм Көньяк Осетия вәкилләренең катнашу-катнашмавы әлегә билгесез. Мәскәү бу республика вәкилләренең килүен таләп китә, Тифлис моңа каршы чыга
XS
SM
MD
LG