Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге кризистан чыгу юлларын тикшерә


Брюссельдә бүген Европа Берлеге җитәкчеләренең 2 көнлек җыены башланды. 27 ил җитәкчеләре финанс кризис белән көрәш юлларын, шул исәптән үткән атнада килештерелгән уртак планны да тикшерә. Еврокомиссия башлыгы Жозе Маннуэль Баррозу Брюсселдә : “Европа кризисны җиңүдә төп рольләрнең берсен уный, без эшебезне шулай ук дәвам иттерергә тиеш”, - дип әйткән.
Бу саммитта шулай ук, Русия белән стратегик хезмәттәшлек сөйләшүләрен дәвам иттерү мәсьәләсе дә каралыр, дип көтелә. Бу сөйләшүләр Русиянең Грузия белән низагыннан соң туктатылган иде.
XS
SM
MD
LG